Тулбай авылында яңа клуб төзелә

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

«Минзәлә» мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә Тулбай авылында яшәүче Рашат Нуриевтан түбәндәге эчтәлектә хат килде:

– Авыл җыенында күтәрелгән безнең гозеребезне истә то­тып, киләсе елда авылыбызда яңа клуб бинасы төзелә дигәч, бик сөендек. Ләкин аның зур булмаячагын ишеткәч, аптырашта калдык. Яңа бина төзегәч, нигә инде аны зуррак итеп салмаска? Безнең авылда 155 хуҗалыкта 370 кеше яши, ял көннәрендә кайту­чылар белән 500гә дә җитә. Клубта чаралар үткәрелсә, ул клубка кем генә сыяр икән? Безнең Тулбай авылына клубны 100-150 урын­га салып булмасмы?

Тулбай авылында клуб төзелешенә карата район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдиновның фикере болай:

– Республика программасы буенча мәдәни-социаль әһәмияткә ия булган объектларны төзегәндә беренче чиратта авылның перспективасы, күпме кеше яшәве, киләчәге күз уңында тотыла. Кечкенә авылга зур клуб салып куеп булмый, аннары аны карап тоту, җылыту мәсьәләсе турында да истән чыгарырга ярамый. Яңа бина төзелүенә сөенергә кирәк.

Тулбай авылында күп-функцияле үзәк төзелешенә кагы­лышлы мәсьәлә буенча район башкарма комитетының ин­фраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбаса­ры Васил Гыйләҗетдиновка да мөрәҗәгать иттек, ул безгә түбәндәгеләрне хәбәр иттте:

– Тулбай авылында 268 кеше яши. ТР Министрлар Кабинетының “2016 елда төзелергә тиешле мәдәният әһәмиятендәге объектлар исемлеген раслау турында”гы 21.10.2015 елгы 2354-р күрсәтмәсе нигезендә ТР Минзәлә районы Тулбай авылында 50 урынга күпфункцияле үзәк төзү күздә тотыла, аны төзү өчен 5,2 миллион сум акча каралган.

Яңа объектны төзегәндә финанс чыгымнарын, милекне тоту нор­мативы күләмен, шулай ук күпме кеше йөрүен билгеләүче төп па­раметр булып авылда яшәүче кешеләр саны тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International