Тагын бер мал сую цехы

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татар Мөшегесе авылында элеккеге «Марс» хуҗалыгының бер бинасы ташландык хәлдә иде. Ул ташландык бинаны Калтак авылының уңган эшмәкәре Айдар Исламовка бирделәр. Булдыклы эшмәкәр 2 миллион сум акча табып сентябрь ае ур­тасында бинаны төзекләндерергә алынды һәм ике ай эчендә аны тәртипкә китерде, идәннәр җәйде, бүлмәләрен бүлде, су кертте, җиһазлар кайтартты. Тиздән әлеге мал сую цехы шушы тирәдәге халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International