Кибете булмаган авылларда күчмә сәүдә урыннары булдыру ниятеннән республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасына (“Татпотребсоюз”га) өстенлекле шартларда 100 автолавка бирелде. Суыткыч җайланмалары, мини-прилавкалары белән җиһазланган әлеге автолавкаларның өчесе Минзәлә районына да кайтты.
Бүген шуларның икесе расланган график нигезендә кибете булмаган 23 кечкенә авылга хезмәт күрсәтә, берсе Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдәге ярминкәләргә бару өчен файдаланыла.
Әлеге эш процессының ни рәвешле оештырылуын үз күзләребез белән күрергә теләп, автолавкаларның берсе белән юлга чыктык.
Иң элек автолавка “Минзәлә” кулланучылар җәмгыятенә караган кибетләрдән азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары кебек товарларны төйи һәм район авылларына юл тота.
Автолавка кергән беренче авыл – Канонерка. “Без килдек” дигәнне белгертеп машина сигнал биргәч, авыл башындагы йорт капкасыннан бер бабай, соңрак күршесендәге әби күренде.
Үзен Николай дип таныштырган әлеге өлкән яшьтәге ир-ат өч ипи, шакмаклы печенье, берничә данә чәй алды. Кунакка кайткан кызын үзенчә тәм-томнар белән сыйларга теләп, башка товарлар белән дә кызыксынды.
– Тәм-томнар бездә җитәрлек: менә прәннекләр, төрле-төрле конфетлар, җиләк-җимеш кайнатмалары, колбасалар, катырылган тавыклар, бик тәмле тозлы сельд балыгы... – дип күрсәтә- күрсәтә сөйләп китте товарлары хакында автолавка сатучысы Галина Муринова. Шул рәвешле бер сумка әйбер җыйды әлеге ир-ат. Әби дә аннан калышмады.
– Авылда йортлар күп, ләкин аларда дачниклар тора. Кышка китеп бетәләр. Төпләнеп яшәүчеләр монда без берничә генә. Шәһәр якын булса да, анда барырга мөмкинлегебез юк. Автолавканың килгәнен көтеп алабыз, товарлары һәрвакыт яңа, атна буена җитәрлек запас алып калабыз үзебезгә, – дип фикерләре белән уртаклашты алар товар алган арада. Чыннан да, автолавка янына башка чыгучы булмады бу авылда. Ә Гришинода исә чират хасил булды, монда да халык товарны мулдан алды.
– Авыл кешесенә әйбер сатып кына калмыйча, мин аларның хәлләрен белешәм, дусларча сөйләшәм. Авылга кибет килү алар өчен зур вакыйга, алар без килгәнне көтеп алалар. Теге яки бу кирәк-яраклары булса, заказ бирәләр. Бәяләр дә кыйммәт түгел. Авылда биш кеше яшиме, җидеме – барысына даашарга ипие-тозы, шырпысы, киемен юарга порошогы – һәммәсе дә кирәк. Мин сату иткәндә шофёрым йортлар буенча халыкны дәшеп йөри, авылдашлар бер- берсенә телефон аша да хәбәр итә, – ди һәрьяклап клиентларның күңелен күрергә тырышучы Галина Муринова.