Хәлил Мингазовның гаилә фермасы

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Югары Тәкермән авылында яшәүче Хәлил Мингазов гаилә фермасын моннан 5 ел элек оештырып җибәрде. Ул аңа чаклы да күп итеп сыерлар асрый иде, гаилә фермасы оештыргач, аның савым сыерлары 25 баштан артып китте.

Булдыклы хуҗа гаилә фермасы оештыргач, 50 гектар җирне арендага алды, ул шуның яртысында күпьеллык үләннәр үстерә, яртысына бөртеклеләр чәчә. Хәлил җир эшкәртү, печән чабу, әйләндерү, төргәкләргә төрү һәм башка техниканы үзе сатып алды.

2013 ел азагында район башлыгы Айдар Салахов бу гаилә фермасына саву аппараты тапшырды. Әлеге гаилә фермасы көн саен 250 килодан артык сөт җитештерә, яңа сауган сөтләрен Чаллы шәһәрендә сата, аларның даими сатып алучылары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International