Иске Матвеевка авылында яшәүче Васил Закиров гаиләсе белән авыл хуҗалыгы терлекләрен үстерүне отышлы кәсепкә әйләндергән.
Бүген ихаталарында 8 баш савым сыеры, алты баш үгез, 20 баш сарык, 50 баш каз, 26 баш тавык бар. Узган елларда алар бройлер тавык алып симерткәннәр. Бу булдыклы гаилә ел саен Норлаттан май аенда ук бер айлык каз бәбкәләрен 260 сумнан сатып алып үстерә. Бәбкәләрне бераз ишек алдында караганнан соң алар аны 750 метр ераклыктагы күлгә иртән куалар, кичтән алып кайталар. Алып кайтмый булмый, быел авылга төлкеләр килеп йөри башлаган.
– Суда йөзеп үскән һәм үлән ашаган казның ите нык тәмле була. Иртән чыгар алдыннан бераз ашатып чыгарабыз да, кич кайткач тагын бодай бирәбез. Безнең каз үстерү отышлы, чөнки каз үз үсеше өчен 70 процент үлән ашый, – ди Закировлар.
Әлбәттә, сөт җитештерү һәм үгезләрне симертү белән генә эш бетми. Кулга акча килеп керсен өчен җитештергән продукцияне үтемле итеп сата белергә дә кирәк. Бу гаилә иң күп сөт сатучылардан исәпләнә. Алар узган ел гына да сөт сатып кына да гаилә бюджетын 190 мең сумга тулыландырганнар. Закировлар каймак, эремчек, башка сөт ризыклары белән кинәнә, сорап килгәннәргә дә өлеш чыгара. Венера ханымның каймагын Минзәлә шәһәреннән бер ханым кайткан саен өчәр банка алып китә икән. Сөтнең дә бер өлешен җәй көне авылда яшәүче дачниклар алардан килеп ала. Әле моның өстенә ел саен 6 баш үгез симертеп суялар һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче таныш-белешләренә һәм туганнарына саталар.
Закировларның мөгезле эре терлек асрау өчен абзар- курасы төзек, печән, салам хәзерләргә бер Т-40 тракторы, аңа тагарга арбасы, печән чапкычы, пресслау җайланмасы бар. Васил ел саен 25 килолы ике мең данә печән төргәге, бер мең данә салам төргәге әзерли. Малларны симертү өчен алар ел саен 8-9 тонна икмәк сатып алалар.
Венера Закирова:
– Ирем Васил мәктәптә балаларга белем бирә, физкультурадан керә, хезмәткә өйрәтә, тормыш иминлеге дәресләрен укыта. Элек мин авылда почта бүлекчәсендә начальник вазыйфаларын башкардым. Ләкин аннан китәргә туры килде. Язмыш шулай кушкандыр. Үзем шушы авылныкы, ирем Васил белән 30 елдан артык Матвеевка авылында яшибез. Мин шуңа төшендем: җитеш дөнья көтү өчен авылда да ниндидер өстәмә керем чыганагы булырга тиеш. Күп уйлап тормыйча ирем белән тәвәккәлләп мөгезле эре терлекләр үстерү эшенә тотындык, бу тармакта зур гына тәҗрибә тупларга да өлгердек. Эш колачын киңәйтә барып, үз шәхси хуҗалыгыбызда ит һәм сөт җитештерүне сизелерлек арттырдык.
Васил Закиров:
– Тырышсаң, бүген авылда да акча эшләргә була. Шунысына сөенәм: быел һәр баш сыерга 3 мең сум күләмендә акча да бирделәр, мондый акча бүтән елларда ике мең сум гына иде.Бу да иш янына куш. Аннары 2013 ел азагында район башлыгы Айдар Салахов безгә, ягъни биш баш савым сыеры асраганнарга, саву аппараты да бүләк итте. Киләчәккә тагын да зуррак планнар корабыз.
Ялкау булмасаң, эштән курыкмасаң, хәзер авылда да дөбердәтеп дөнья көтәргә мөмкин.
безнең өстәмә
Аларның ихатасы тулы терлек, 50 сутый бакча, баз тулы бәрәңге һәм башкасы. Әле моның өстенә Венера ханым ишек алды тутырып чәчәкләр дә үстерә. Болар – тырышлык нәтиҗәсе. Бу уңган гаилә бүгенге мул һәм бәхетле тормышка үзләре ирешкән.