Ярминкә минзәләлеләрне каз итенә баетты

2015 елның 11 декабре, җомга

Бүген иртә таңнан ук шәһәребезнең Октябрь мәйданында ярминкә гөрләде. Алдагы ярминкәләр кебек үк бүгенгесе дә иткә бик мул иде. Сыер, дуңгыз итләрен халык ботлап-ботлап алды,ә каз, үрдәк түшкәләрен исә чират торып алырга ашыкмадылар, карап, сайланып йөрделәр, чөнки сайлап алырга мөмкинлек искиткеч зур иде.

Зур каз түшкәсе кирәкме, кечкенәсеме, катырылганымы, әллә кичә генә суелып әле катып җитмәгәнеме, тозланганы, ысланганы һәм башкасы. Эчләрен-башларын – 130, 150 сумга, каз, үрдәкнең бер килосын – 350-400 сумга, ысланган бер каз түшкәсен 2 меңгә, ысланган үрдәкне 1200-1300 сумга, сыер итен 260-280 сумга саттылар. Ит белән Минзәлә райны хуҗалыклары, авыл җирлекләре сәүдә итте. Мөслим районныннан килгән шәхси эшмәкәрләрнең ысланган, какланган казларын да яратып алды халык.

 

Минзәлә балык участогы тәкъдим иткән балыкларны халык һәрвакыт чират торып ала, бу юлы да шулай булды. Идел елгасыннан тотылган балыклар да бар иде ярминкәдә.

Кукмаралылар алып килгән күз явын алырдай, карлы-яңгырлы кышка яраклаштырылган универсаль, бизәкле киез итекләр, башмаклар, йомашк аяк киемнәре –  һәркемдә соклану уятты. Бәяләре дә кыйммәт түгел, кечкенәләрнеке 600 сумнан башланса, зурларныкы 800 сумнан башлап 3000 сумгача иде.

Дәүләтов КФХсының  эре сортлы кызыл бәрәңгеләрен халык кулына алып, әйләндереп-әйләндереп карады, шул рәвешле авырлыгын чамаларга тырышты күрәсең. Бәрәңгенең бер килосын – 10-14 сумнан, суганны 16-18 сумнан, кызыл чөгендерне 10 сумнан саттылар. Бер КамАЗ автомашинасы белән китерелгән әлеге яшелчәләр бик тиз арада минзәләлеләрнең машина багажникларын тулыландырды.

Чаллы икмәк продуктлары комбинаты тәкъдим иткән югары сортлы оннарны, макароннарны, яңа гына мичтән сыккан печеньеларны да халык чират торып алды. 50 килограммлы бер капчык югары сортлы он – 850 сум иде. Минзәлә урман хуҗалыгы сатуга алып чыккан эшкәртелгән кабан дуңгызлары түшкәсен исе китеп күзәтте халык – менә ниди зур була икән ул урман дуңгызлары! Актанышлылар алып килгән тере великан куяннар да яңа хуҗаларын көтеп читлекләренә сыешмый утыралар. Зур куяннарны 2000гә, ә балаларын 1000гә сатуга куйганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International