25 декабрьга чаклы ЕГАИСлы булырга

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Минзәлә районы ЕГАИС системасына күчү буенча республика күләмендәге “кара исемлеккә” кертелмәсә дә, аракы, сыра һәм башка шундый составында спирт булган продукция (сидро, пуаре, әче бал) белән сату итүче эшмәкәрләр өчен бу юнәлештә эшне кызулату артык булмас.

Бүгенге көндә районда бу юнәлештә зур кибет челтәрләре активлык күрсәтә. Минзәлә районында алкоголь продукциясе белән сәүдә итүче 104 сәүдә объекты исәпләнә. Шуның 52 се – шәһәрдә һәм шуның хәтлесе үк авылларда. Шәхси кибетләр өчен исә берничә төрле юл тәкъдим ителә. Әйтик, 30, 50 мең һәм аннан да артык суммалы ЕГАИС системаларын алу өчен эшмәкәрнең акчасы юк икән, ул әлегә күмәртәләп китерелгән товарны ЕГАИС системасы аша уздыру өчен кечкенәрәк һәм күпкә очсыз җиһаз гына да сатып алып куя ала. Ә инде акча туплаганнан соң, 1 июльдән ваклап сатканда мәҗбүри рәвештә кирәк булачак икен­че аппарат сатып алачак. Бу эшне икегә бүлеп торырга теләмәүчеләр инде хәзер үк ЕГАИС системасын үз объ­ектларына урнаштырып, тыныч күңел белән сәүдә итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International