«Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы хәрәкәттә»

2015 елның 11 декабре, җомга

Минзәлә районында 19 авыл җирлегенә берләшкән 68 торак пункт бар. Һәр авыл җирлеге үзара каты өслекле юллар һәм кирәкле инфраструктуралар белән тоташкан.

Район 1 920 кв.км мәйданны били. 2015 ел башына рай­он халкы саны 28956 кешене тәшкил итә, шуларның 57 про­центы – шәһәрдә, 43 проценты авыл җирлегендә яши. Агымда­гы елның соңгы ун аенда 320 бала туды, 409 кеше үлде.

Безнең районда эре предприятиеләр юк, нигездә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре. Район икътисадының структурасын кече һәм урта эшмәкәрлекнең 261 субъекты тәшкил итә, шуларның 154е икътисадый яктан актив һәм 586 шәхси эшмәкәр түбәндәге тармаклар­да хезмәт куя: сәүдә итүдә – 262 берәмлек; авыл хуҗалыгында – 118 берәмлек; транспорт һәм элемтәдә – 71 берәмлек.

Агымдагы елның соңгы ун ае буенча карасак, район буенча уртача хезмәт хакы 19 749 сум, үсеш – 105,1 процент. Хезмәт хакы бирү буенча бурычлар юк.

Җирле товар җитештерү, үз көчебез белән эш башкару һәм хезмәт күрсәтү буенча 1 ноябрьгә булган чиста икътисадый эшчәнлек 2 852 млн. сум­ны тәшкил итә, узган елның шул чорына сәнәгать җитешетерүенең индексы – 143 процент.

Агымдагы елда төзелеш эшчәнлеге буенча алып барылган эш күләме 498,5 млн. сум, үсеш – 108,9 про­цент. Мөмкин булган барлык федераль һәм республи­ка программаларында актив катнашу райондагы бар­лык төзелеш комплексының гарантияләнгән күләмдә тәэмин ителүенә ярдәм итә. Предприятиеләр, оеш­малар, халык көче белән эксплуатациягә тапшы­рылган торак йортларның гомуми күләме 1 ноябрьгә 13 400 кв.м мәйданны тәшкил итә. Минзәлә районы буенча халыкны торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 25,6 кв.метрны тәшкил итә.

2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча райондагы бер кешегә 13 476 сум акчалата керем туры килә. Узган елның шул чоры белән чагыштырсак, халыкның яшәү дәрәҗәсе 1,19 тапкыр арткан. Сәүдә әйләнеше 1 254 млн. сумны, ә район халкына күрсәтелгән түләүле хезмәтләр – 191 млн. сумны тәшкил итә.

Барлык ирешелгәннәр – ул урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Шул ук вакытта безнең әле чишеләсе мәсьәләләр дә, проблемалар да юк түгел, тәнкыйтьләр өчен дә сәбәп бар.

Безнең тормыш кредобыз: тәҗрибә, җаваплылык һәм һөнәри осталык. Бүгенге киңәшмәнең алды­быздагы максатларны чишәргә этәргеч бирәчәгенә, күрсәткечләрне яхшыртуга ярдәм итәчәгенә ышанам.

 

 Муниципаль берәмлекләрнең республика рейтингында, 45 район арасында Минзәлә районы төрле юнәлешләр буенча түбәндәге урыннарда бара: җитешетерелгән продукция күләме буенча 25нче; сәнәгать җитештерүе индексы буенча 3нче; төзелеш өлкәсе буенча 24 нче; торак төзеп тапшыру буенча 25 нче; төп капиталга инвестицияләр кертү буенча 35 нче; халыкның гадәти күченеп йөреше буенча 28 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International