Хәниф абый бу монументка мәңгелек ут та яндырып куйган

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Шәһәребездә яшәүче Хәниф абый Гәрәев елның елында үзенең ишек алдында һәм өй янында кар сыннары ясау белән мәшгүль. Быел аңа оныкчыгы Азалия Рахматуллина да булышкан. Ул быелда ишек алдында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап кар сыныннан монумент ясап куйган. Әлеге монументка сугыштан әйләнеп кайтмаган әтисе Габдулланың алты туганы , әнисенең дүрт бертуган абыйлары исем фамилияләрен язып куйган. Ул моның белән үзенең балалары һәм оныклары да белергә тиеш дип санап, әлеге монументны ясарга уйлаган. Хәниф абый бу монументка мәңгелек ут та яндырып куйган һәм шул вакытта без оныкчыгы Азалия белән бергә фоторәсемгә төшереп алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International