Файда китерүче проект

2015 елның 11 декабре, җомга

Әтрәкле ярминкәсенең даны төбәгебездә тарала бара.

Әтрәкле ярминкәсен оештырып, «Заиковский» хуҗалыгы инве­сторы – җитәкчесе Радик Фәттахов һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов, иң беренче чиратта, авылдашла­рына үзләреннән арткан продукциясен сату мөмкинлеге тудыр­ганнар иде. Иткә сорау зур булгач (Чаллыдан, Минзәләдән килеп сыер итен ботлап кына алалар), ярминкәдәге айлык бер миллион сумлык товар әйләнешенең 70 проценты, «Заиковский» өлешенә туры килә. «Заиковский» хуҗалыгы кышка симертү өчен малны үз хезмәтчәннәренә, күрше авыллардагы фермерларга, аерым хуҗалыкларга да сата.

Биредә үз йортларында үстергән тавык, күркә, үрдәк, каз итен, сөт һәм сөт ризыкларын унлап (башка җирлекләрдән дә килә баш­ладылар) авыл кешесе сата башлады. Ноябрь аенда үткәнендә хәтта ат ите дә бар иде. Кул эшләнмәләре дә алып чыгалар.

Мөслим фермерларына, оста кулларына да бирегә килеп сату итү ошады. Халык өчен кирәкле булган җиһаз ясаучы эшмәкәрләр дә күренә башлады. Айга бер тапкыр сату итәргә һәм сатып алыр­га килгән һәркемне биредә ачык йөз белән каршы алу, коймаклы чәй белән сыйлау – гадәти хәл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International