ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районда 6203 гектарда игеннәр суктырып алынды. Әлегә гектар көче 20,1 центнер тәшкил итә.
«Мензелинские зори» агрофирмасына караган «Николаевка» хуҗалыгы комбайнчысы Андрей Кауров алдынгылыкны бирми
Район авылларында шәхси секторда һәм КФХларда барлыгы 6157 баш мөгезле эре терлек тоталар, шуның 2500 башы – савым сыерлары. Ә Минзәлә шәһәрендә шәхси секторда бөтенесе 124 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Авыллардагы шәхси хуҗалыкларга барлыгы хуҗалыклар 3514 тонна печән хәзерләп биргәннәр, калганын үзләре әзерлиләр

Хезмәт пенсиясенең күләме иминиятләнгән затның 2000 – 2001 нче еллардагы уртача хезмәт хакы нигезендә дәүләти пенсия иминияте системасында индивидуаль учет мәгълүматләре буенча, яисә пенсия сорап мөрәҗәгать итүче 2002 нче елның 1 гыйнварына кадәр 60 ай өзлексез эшләгән өчен (яки оешманың архивын саклаучы орган) хезмәт хакы турында беренчел бухгалтер документлары нигезендә бирелгән белешмә нигезендә билгеләнә.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе пилот режимында “иминиятләнүченең шәхси кабинеты” яңа электрон сервис хезмәтен гамәлгә кертте.

“Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү” программасы буенча төзекләндерү эшләре районда график буенча бара. Агымдагы елда капиталь ремонт шәһәребезнең – 7, ә авылларның 2 күп фатирлы йортларын колачлаган.

 Газинур Мәҗитов (фотода)колхозда шофер булып эшләде, куәтле КамАЗ автомобиле белән идарә итте. Калинин хуҗалыгына кирәк булган йөкләр ташыды, гомумән авылда алдынгы шоферлардан исәпләнде. Кыш көне авылда шоферга эш бетә. Җәй көне күбрәк акча кергән шикелле булса да, кыш буе диванда аунап ятасың.

Бу көннәрдә шәһәребездә Чаллының Анатолий Растилов җитәкчелегендәге “Автострой” юл төзүчеләре урам юлларына асфальт җәю белән мәшгуль.

Июль аенда гадәттә ярты еллык эшкә йомгак ясыйлар. Өстәвенә терлекчелектәге ситуацияне ачыкларга вакыт җитте. Җитди сорауларга җентекле җавап бирүен үтенеп, без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий ИСЛАМОВка мөрәҗәгать иттек.

Ярты ел күрсәткечләре буенча Актанышта терлекчелектән безнекеләргә караганда өч тапкыр күбрәк керем алганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International