Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе пилот режимында “иминиятләнүченең шәхси кабинеты” яңа электрон сервис хезмәтен гамәлгә кертте.
Яңа сервис кысаларында һәр гражданин 2002 нче елның 1 гыйнварына үз хезмәт стажы торышын тикшерә ала; пенсия алучылар пенсия һәм башка социаль түләүләр күләме турында белә алалар (ел саен була торган индексация һәм корректировкалардан соң бу бигрәк тә актуаль); ана капиталы сертификатына ия булучылар аның күләмен генә түгел, гаилә капиталдан өлешчә файдаланган булса, калган акчалар турында да белә алалар.
Сервис РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең www. pfrrt.ru сайтында “ПФР хезмәтләре” бүлегендә урнашкан.
Иминиятләнгән затның шәхси кабинетында инде берничә ел гамәлдә булган өстәмә сервисларны да табарга була. Мисал өчен, on-line клиент хезмәте, кабул итүгә алдан язылу, түләүченең шәхси кабинеты.
Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты ТРның uslugi.tatar. ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы кысаларында да гамәлгә кертелгән.
Шәхси кабинет ачу өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язарга һәм логин, пароль алырга кирәк.