Шәһәр урамнары асфальтлана

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә шәһәребездә Чаллының Анатолий Растилов җитәкчелегендәге “Автострой” юл төзүчеләре урам юлларына асфальт җәю белән мәшгуль.

 Бүгенге көндә юл төзүчеләр Кадомцевлар урамында (Ленин урамын­нан алып М.Җәлил урамы­на кадәрге участогында) эшлиләр. Биредә эш кызу темпта бара, объектта 3 катоклау, берәр асфальт салу, компрессор маши­налары, ике трактор һәм асфальт ташучы КамАЗ автомашиналары катнаша, барлыгы 15 эшче эшли.

– Минзәләдә 18 мең кв.метр урам юлларын асфальтлаячакбыз.Эш графигы бик кие­ренке, бер көндә 3 мең кв.метр юлга асфальт салына. Безгә йөкләнгән эш күләмен 10 көн эчендә, ягъни 1 августка төгәлләргә тырышабыз, – диде оешманың прора­бы Александр Булдин.

ф безнең өстәмә

Әлеге юл төзүчеләр шәһәребездәге алты урамның юл өслеге нык тузган участокларына асфальт салачаклар. Боларга Гоголь, Кадомцевлар, Коммуни­стическая, Шамов, Некрасов урамнарындагы юллар керә. Алар яңа балалар бакчасы юлын да асфальтлаячаклар.

 

 Флүрә МУСИНА       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International