Актанышның алгарышы

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Ярты ел күрсәткечләре буенча Актанышта терлекчелектән безнекеләргә караганда өч тапкыр күбрәк керем алганнар.

Актаныш басуларында күкрәп үскән арыш, көзге бодай, инде икенче тапкыр чабылган, өченчесе гөрләп үсеп килүче козлятник басуында булгач, биредә терлекчелекнең ниге­зен тәшкил иткән игенчелек технологиясенең нинди юга­ры дәрәҗәгә күтәрелгәнлеген аңлыйсың.

Район хакимияте башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә агрофирмалар, хуҗалыклар җ и т ә к ч е л ә р е н е ң , агрономнарының Актаныш ба­суларында йөрүе хозурлану өчен түгел, ә урак алдынан гек­тарыннан 40-45 центнер ашлык бирергә сәләтле басуларны күреп, быел көз үк – киләсе ел уңышына нигез сала баш­лаганда уйланырга этәргеч бирү иде. Район делегациясен озатып йөргән Актанышның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дәниф Ха­рисов, безнекеләргә орлык (до­кументлаштырылган) яңартуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Билгеле, бушка түгел.

– Күршеләргә ярдәм итәргә без әзер, – дигән сүзләрен де­легацияне каршы алган район башлыгы Фаил Камаев раслап баш каккач, килешүләрне кон­крет адымнар белән ныгытасы гына кала.

Актанышлылар бу алгарыш­ка дистә еллар баш күтәрмичә эшләп (авыл хуҗалыгы идарә- се җ итәкчесе фермалар ара­сында гына түгел, орлык, технологияләр эзләп Россияне гизгән) ирешкәннәр.

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Юрий Ис­ламов йомгаклау утыры­шында әйткәнчә, бездә яңа технологияләрне башлап һәм ташлап йөргән арада күршеләр үрнәк булырлык дәрәҗәдә алга киткәннәр.

Бу юлларда тасвирлан­ган фактлар, яңалыкларны җитәкчеләр күрде, ишетте инде. Әмма аны тормышка ашыру өчен бригадирлар, механиза­торлар, хәтта фермерларның да аңларга тырышуы кирәк. Яңа Маҗын фермерлары Актаныш­тагы дуслары белән аралашып кына калмый, файдалана да инде.

Актанышта һәр сорт орлыкны үз басуларында сынап карый­лар. Иң гаҗәпләндергәне – һәр хуҗалыкта 5-6 сорт чәчелгән орлыклар делянкасы бар. Шуңа, нигездә Татарстанда чы­гарылганнардан тыш, Курган, Башкортстан, Пермь, Ульяновск (ул якларда орлык арзан да икән) якларыннан кайткан ор­лык белән эшлиләр. Икенчесе кредит ала-ала ашлама (бик кыйбат икәнлегенә тагын ба­сым ясадылар) бик аз кертелә. Ә биологик чараларны күбрәк кулланалар. Корылык вакытын­да яфрак (тамырдан тыш) аша тукландыруга өстенлек бирелә. Быел өч тапкыр тукландырырга өлгергән басулар булган. Акча турында сүз чыккач әйтеп китәм: хуҗалыкчан юл белән саклап килгән акчаларын хезмәт хакы­на (безнекеләрдән әлләни күп түгел, әмма вакытында бирелә, төрле түләүләр дә башкарыла) гына түгел, хуҗалыкларның техник базасын яңартуга (быел өч хуҗалык яңа комбайн алган), эш шартларын җиңеләйтүгә (һәр хуҗалыкның үзәк паркын­да автомойка бар, ашханәләр, терлекчеләр йорты элеккедән сакланып калган) тотыла.

Күпьеллык үләннәрнең төрлесе бар. Аларның барысын да җәен (икенче культура асты­на түгел) чәчәләр. Дүрт елдан соң люцерна җирен сөреп, та­мырларын бетерү өчен биоло­гик эшкәртеп, икенче елны иген культураларыннан зур уңыш алалар. Күпьеллык үләннәрнең барысының да беренче кат ча­былганын (козлятникны май ахырында ук) сенажга салалар.

Терлек азыгы өчен рапстан тыш тарыны киң куллана баш­лаганнар. Борчак турында әйткән дә юк инде. Мыеклы­сы да, элеккеге сортлары да җитәрлек. Азык катнашмасын­да 7 төрле орлык бар (бездә дүрттән артмый). Мул сөткә терлеккә баланслы азык аша­тып ирешәләр. Шулай икәнен раслау өчен читкә барып си­лосларын, сенажларын махсус лабораториядә тикшерткәннәр. Быел шул лабораторияне (бик кыйммәтле) үзләре алачаклар. Безгә әйттеләр – тикшертү өчен минзәләлеләр дә килә ала. Тагын бер кабатлыйм: Минзәләдә күтәрмәгә калган хуҗалыкларны икенче кулларга биреп тынычлансак, авыр ел­ларда колхозларны ООО итеп үзгәртеп, Актанышта алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, алдынгы технологияләр мәйданчыгына әйләнгәннәр. Безгә әллә кая йөрисе юк, аларның ярдәменә таянып, алга баруны тизләтергә генә кирәк. Бу юлда иң мөһим фактор – инвесторлар яңа технологияләргә, орлыкка акча кысмасыннар иде. Иманым камил, финанс кысылмаса, безнекеләр актанышлылардан ким булмыйча эшли алалар.

сан

Бүгенге көндә Актаныш­тагы сыерлар көнгә 16,2, ә бездә 11,6 килограмм сөт бирәләр. Ашлыкның гектарыннан ничә цент­нер уңыш чыгуы хакында текст эчендә бар.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International