Республикадагы Россия Почтасының күпчелек бүлекләре өчен 9 май ял көне булачак. Маркетплейс заказларын тапшыру буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.
Почта бүлекләренә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Бәйрәм көнендә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм периодик басмаларны таратмаячак. Пенсияләр һәм ярдәмне алар Россиянең Социаль фондының төбәк бүлекчәсе белән килешеп куелган график буенча җиткерәчәк.
Кайбер почта бүлекләре башка график буенча эшли ала. Эшнең актуаль графигын ачыкларга яки картада иң якын ачык бүлекне табарга pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында мөмкин.