Июль аенда гадәттә ярты еллык эшкә йомгак ясыйлар. Өстәвенә терлекчелектәге ситуацияне ачыкларга вакыт җитте. Җитди сорауларга җентекле җавап бирүен үтенеп, без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий ИСЛАМОВка мөрәҗәгать иттек.
– Ел дәвамында бер сыердан сөт саву үсә барды. 11,9 килограммга җиткәч үсү туктады, ә хәзер, аска төшә башлады. Сәбәпләре нидә?
– Тулаем савымны 67 тоннага җиткереп, үткән елга караганда без дәүләткә сөтне 10 тоннага күбрәк сатабыз. Бу сан үзе үк терлекчелек буенча алга китеш бар дигән сүз. Дөрес әйтәсез, күршеләр – Актаныш, Мамадыш – 16, Сарман 13 килограммга якын сөт сава икән, тынычланырга иртәрәк. Бездә дә “Мензелинские зори”ның Калморза бүлекчәсе, “Заиковский”, “Сөт иле Чулман”ның “Тәкермән” бүлекчәсе бер сыердан 14 әр килограммга җиттеләр. Күрсәткечләре ким булучыларга әлеге фермаларда эшләүчеләр үрнәк булып тора. Үткән кыштан кертергә тотынган технологияләрне быел кыш мәҗбүри сораячакбыз. Хәзер галимнәр чакыра- чакыра азык туплау, бигрәк тә сенаж салу процессын фән кушканча алып баруны таләп итәбез. Терлек азыгы өчен культуралар төрлелеген (аеруча борчак, солы) арттыру сораган идек. “Мензелинские зори”ның Кадрәк һәм Николаевка хуҗалыклары, “Сөт иле Чулман” безнең киңәшләргә колак салып эшләделәр. Һәр фермага ясалма орлыкландыру технологлары тулысынча билгеләп куюга ирештек. Аларны һәм бозау караучыларны нәсел ядросын туплауга стимуллаштыру өчен район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән махсус программа кабул иттек. Аның нигезендә 30 килограмм авырлыкта бозау алуга ирешкән технологларга, бозауларны бер айга кадәр, өч айга кадәр, алты айга кадәр төркемнәрдә исән-имин тәрбияләгән һәм көнгә 700 грамм үсеш алган хезмәткәрләргә хезмәт хакыннан тыш өстәмә премия бирелә.
– 30 килограммлы бозаулар күп туамы соң?
– 2014 елның беренче яртысында барлыгы 1998 бозау туды, шуларның 1095 е 30 килограммнан артык булды. Күз тимәсен, ясалма орлыкландыру технологлары әйбәт кенә эшлиләр. Соңрак башлаучыларның беренче нәтиҗәләре июль аенда күренә башлар дип өметләнәбез.
– Сезнеңчә, хуҗалыкларда сөт җитештерүне арттыруга тагын нәрсә комачаулый?
– Без әйткән технологияне төгәл үтәп бетермәү. Менә хәзер ташланган сыерларны аерым корпусларда карау, ашатуны тәртипкә салып киләбез. Һәр хуҗалыкта төзелеш бара. Бозаулаган сыерларны, көтүгә керәсе таналарны аерым төркемнәргә тупларга омтылабыз. Сөткә бәя югары булгач, эшләгән өчен түләү расценкалары да түзәрлек. Хезмәтне оештыруда цех алымына күчәргә вакыт җитте. Мәгънәсе нәрсәдә: “минем сыер” дигән психологияне бетереп, ташланган, савыла башлаган сыерлар төркемнәре тупланачак. Бозауларга тарттырылмаган кукуруз (энергия), борчак (аксым) һәм солы (ашказаны эшләтү) ашатуны ныклап сораячакбыз. Безгә бергә һәм бердәм булып эшләү кирәк. Хуҗалык җитәкчеләре үрнәк күрсәтсеннәр иде. Алардан күреп баш белгечләр, урта буын җитәкчеләр фермага керәсе яңалыкларга җиң сызганып тотыначаклар. Һаман да кемнәндер зарланып йөрү булмас иде. Зоотехник, ферма мөдире сенаж салганда катнашмаса, кыш көне терлек алдындагы азык сыйфатсыз дип йөрергә хакы бармы? Ясалма орлыкландыру операторларына, бозау караучыларга эш шартлары тудырылгач, хезмәтенә стимул куллангач, хуҗалык җитәкчесе дә алардан ныклап таләп итә алачак. Төшенкелеккә бирелгән юк. Татарстан хөкүмәт ярдәме белән 9 корпуста ремонт төгәлләнгәч, контроль төркем тоту мөмкинлеге туачак, районга кайткан 240 нәселле тана бозаулап бетәчәк. Сөт җитештерү икенче яртыеллыкта да алдагы елга караганда күп булачагына бөтен мөмкинлекләр бар. Быелгы кышлату чорында терлекчелекне күтәрүдә тагын бер адым булачагы өчен без өйрәткән барлык технологияләрне дә мөмкин кадәр тизрәк тормышта кулланырга гына кирәк.
Быел башка дәүләт программаларына тагын берсе – фермаларны һәм силос базларын капиталь ремонтлау өстәлде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша финансланачак бу программага район башлыгы Айдар Салахов 9 терлекчелек корпусы һәм 5 силос базы кертүгә иреште. 45 миллионга төшәчәк бу программаның өчтән беренә генә хөкүмәт акча бирәчәк. Калганы – хуҗалык исәбе белән.
Әлеге фотода сез Наратлы-Кичү фермасының бер корпусында башланган эшне күрәсез. Заиковский, Николаевка, Тауасты Байлар, Югары Тәкермән фермаларында ремонт башланды инде. Наратлы-Кичү фермасының икенче корпусын тәртипкә китерү өчен өмәләр үткәреләчәк.