Район авылларында шәхси секторда һәм КФХларда барлыгы 6157 баш мөгезле эре терлек тоталар, шуның 2500 башы – савым сыерлары. Ә Минзәлә шәһәрендә шәхси секторда бөтенесе 124 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Авыллардагы шәхси хуҗалыкларга барлыгы хуҗалыклар 3514 тонна печән хәзерләп биргәннәр, калганын үзләре әзерлиләр.
Данил Хәсәншин (Иркәнәш авылы):
– Мин быел 27 рулон печән хәзерләп, абзар
янына кайтарып өеп куйдым, тагы шул чаклы печән хәзерләргә кирәк әле, чөнки без хуҗалыгыбызда дүртәр баш сыер, үгез һәм бозаулар тотабыз.
Мәгъсүм Гадельшин (Бикбау авылы):
– Бездә халык печәнне Ык елгасының аръягыннан әзерли. Мин быел печәнне чаптырып төргәкләргә төреп, ташып бакча артына кайтарып өеп куйдым. Безнең авыл халкы быел печәнне болында калдырмаска тырыша, чөнки кыш көне Ык елгасында боз катуын көтәргә кирәк, аннары кибәндәге печәнне сөйрәтеп алып кайтырга
трактор табуы да чамалы. Быел сыерларны киметтем, бер генә сыер калдырдым. Әзерләгән өч центнерлы 22 төргәк печән малларымны кышлатырга җитәчәк.
Рамил Биктимеров (Калинин хуҗалыгы җитәкчесе):
– Безнең хуҗалык быел печәнне аз хәзерләде, ягъни план-лаштырылганның 14 проценты күләмендә генә. Хуҗалыгыбыз сенажны җитәрлек күләмдә салды.
Печән хәзерләүгә килгәндә, без аны сатып алуны кулайрак күрдек, чөнки хәзер еракка барып печән әзерләү кыйммәткә төшәчәк.
Рөстәм Шәрәфетдинов (Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы):
– Бездә печән хәзерләү өчен болыннар җитәрлек, менә безнең гаилә 48 төргәк печән хәзерләде инде, тагы шул чаклы әзерләргә исәп бар, чөнки безнең гаиләбез җиде баш савым сыеры тота. Җирлек халкы печән әзерләп бетергәч, болынга Әтрәкле, Мөшеге кешеләре килеп, калган үләнне чабалар.