Районда 6203 гектарда игеннәр суктырып алынды. Әлегә гектар көче 20,1 центнер тәшкил итә. Суктырылган иң күп мәйданнар “Николаевка” бүлекчәсенең Иркәнәш авылында. Биредә көзге культуралар тулысынча җыеп алынды. “Заиковский” хуҗалыгы да 400 гектарда көзге культураларны суктырып, амбарларга тутырып куйды.