Хезмәт пенсиясенең күләме иминиятләнгән затның 2000 – 2001 нче еллардагы уртача хезмәт хакы нигезендә дәүләти пенсия иминияте системасында индивидуаль учет мәгълүматләре буенча, яисә пенсия сорап мөрәҗәгать итүче 2002 нче елның 1 гыйнварына кадәр 60 ай өзлексез эшләгән өчен (яки оешманың архивын саклаучы орган) хезмәт хакы турында беренчел бухгалтер документлары нигезендә бирелгән белешмә нигезендә билгеләнә.
Кызганычка каршы, лицевой счетларның һәм түләү ведомостьларының нинди сәбәп белән юкка чыгуына да карамастан, уртача хезмәт хакын башка юл белән билгеләү тәртибе юк. Шуның өчен ПФР идарәсе шаһитлар күрсәтмәләре, статистика һәм башка документлар мәгълүматлары буенча уртача хезмәт хакын исәпли алмый.