Газинур Мәҗитов (фотода)колхозда шофер булып эшләде, куәтле КамАЗ автомобиле белән идарә итте. Калинин хуҗалыгына кирәк булган йөкләр ташыды, гомумән авылда алдынгы шоферлардан исәпләнде. Кыш көне авылда шоферга эш бетә. Җәй көне күбрәк акча кергән шикелле булса да, кыш буе диванда аунап ятасың.
Әнә тормыш иптәше Зөлфия ай саен уч тутырып акча ала. Эшеннән дә зарланмый, чиләк белән су, сәнәк белән силос-тыр, саламдыр ташып йөрисе юк. Сыерларны да күптән инде машина сава. Тәвәккәлләде Газинур, машинасын куеп, тормыш юлдашы Зөлфия янына фермага эшкә килде. Менә шул вакыттан бирле дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Быел ул алты айда үз төркемендәге сыерлардан 70 тоннадан
артык сөт савып алды. Узган ел Җәмәк товарлыклы-сөтчелек фермасына сөтүткәргеч суздылар, эшләре бермә-бер җиңеләйде.
– Күпме продукция җитештергәнгә карап хезмәтләренә түләнә, – ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Айбулат Ганиев. Ир-егетләрнең фермада сыер савуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Газинур тормыш иптәше Зөлфия белән ярышып эшли, ул аннан сөт җитештерү буенча беразга гына калыша. Ай саен 10 меңнән артык акча ала. Булдыклы савымчы моннан ике ел элек район күләмендә узган сыер савучылар конкурсында икенче урынны яулаган иде, хәзер дә сынатмый.
сан
Җәмәк товарлыклы сөтчелек фермасында барлыгы 237 баш савым сыеры бар, хәзергесе көндә 2700 килодан артык сөт җитештерелә, бер сыерга уртача савым – 11,7 кг.