“Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү” программасы буенча төзекләндерү эшләре районда график буенча бара. Агымдагы елда капиталь ремонт шәһәребезнең – 7, ә авылларның 2 күп фатирлы йортларын колачлаган.
Изыскательләр бистәсендәге 3/12 йортында ремонт тулы көченә бара. Дүрт подъезд да тулысынча ремонтланган диярлек. Стеналар штукатурланган һәм ачык төсләргә буялган. Анда яшәүчеләр ремонт турындагы фикерләре белән теләп уртаклаштылар.
– Егетләр бик яхшы эшләделәр, безгә барысы да ошый. Эшләрен бик төгәл башкаралар, сөйләшеп вакыт үткәрмиләр, – ди әлеге йортта яшәүче Мөхтәр Мирфаязов.
– Бик күп еллар буена беренче тапкыр мондый зур ремонт башкарылуына мин бик шат. Подъездлар бик куркыныч иде: буяулар кубып төшкән, стеналар купшакланган иде. Хәзер барысы да бик матур, – дип фикерләрен җиткерде Илдар Зәйнетдинов.
Әлеге объектта җитәкчесе Фаил Сабиров булган төзүчеләр бригадасы хезмәт куя. Эшчеләр фасад ремонтына керештеләр. Монда барлыгы 2 млн 656 мең сумлык эш башкарылачак.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА