ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Республика көнендә “Юбилейный” спорт комплексында шахмат, волейбол һәм йөзү буенча ярышлар узды.

Теләченең “Батыр “спорт комплексында хатын-кыз­лар һәм ир-егетләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды.

Изге Болгар җирендә Бөтен Россия күләмендә узган “Иске Казан – түгәрәк уены” фольклор ансамбльләр фестивалендә җиңеп кайттык.

МУРБ бетсә дә, минзәләбез нефтьчеләр төбәге булудан туктамады. Нефтьчеләребезнең шактые Себер якларында эшләсәләр дә, район җирлегендәге нефтьне суыртуда да күбесенчә үзебезнекеләр хезмәт куя. Хәбәрчебез “Мензелинсксервис” ҖЧҖ дә булып, андагы алдынгы эшчеләр, нефтьчеләр турында кызыклы мәгълүматлар алып кайтты.

Халык җыеннарының төп максаты – авылларны үстерү, авыл эшчәннәре тормышын яхшырту буенча тәкъдимнәр туплау, диелде Юртау авыл җирлегендәге очрашуда.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры җәйге яллардан чыгып, К.Мәргәннең “Шомбай” әсәренә репетицияләрен башлап җибәрде.
“Кәримов” КФХ сы карамагында 35 гектар җир бар, ул анда төрле бал культуралары чәчеп үстерә.
2010 елдан башлап безнең районда хәрби- патриотик тәрбия максатында палаткалы лагерь оештырыла. Ул МУП УКС аша финанслана.
“Выборнов” КФХсы быел 42 гектар җирнең ярты­сына арпа, калганына сабан бодае чәчеп үстерде

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

 “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгыннан “Акрос” комбайннарында 1 мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар – Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтов та район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм 3әр мең сумлык премияләргә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International