МУРБ бетсә дә, минзәләбез нефтьчеләр төбәге булудан туктамады. Нефтьчеләребезнең шактые Себер якларында эшләсәләр дә, район җирлегендәге нефтьне суыртуда да күбесенчә үзебезнекеләр хезмәт куя. Хәбәрчебез “Мензелинсксервис” ҖЧҖ дә булып, андагы алдынгы эшчеләр, нефтьчеләр турында кызыклы мәгълүматлар алып кайтты.
Эшләре уңышлы бара
Рәсемдә сез күргән егетләр – скважиналар ремонтлау бригадасыннан мастер Альберт Хәйбуллин, бораулаучы Виктор Судаков, машинист Фәнүс Мөхәмәтгалиев, бораулаучы ярдәмчесе Илдус Ибраһимов. Ремонтчыларның теләсә кайсы өлкәдә дә эшләре җиңелдән түгел, гаять дәрәҗәдә катлаулы дияргә була. Монда инде кабалану, ашыгу артык. Мәсьәләне коллектив белән киңәшләшеп, уртага салып кына хәл итәргә кирәк. Бу егетләр Түбән Кама сусаклагычына кергән “Тимировские” нефть ятмаларындагы скважиналарны ремонтлау белән мәшгульләр. Альберт нефть өлкәсендә – 20, Виктор – 30, Фәнүс – 30, Илдус 5 ел хезмәт куя. “УРАЛ” автомашинасына көйләнгән АПРС-40 маркалы агрегат 3 мең метрга чаклы булган скважиналарны ремонтларга сәләтле. Аларның төп заказчигы “РИТЭК”. Бу уңганнар монда килгәнче Чаллы янындагы Луговое нефть ятмасындагы скважиналарны ремонтлаганнар, хәзер шушы утрауда эшләп яталар. Утрауга аларны паром белән алып киләләр. Шушындый матур табигать почмагын үзләре махсус рәвештә сайлап алганнар диярсең. Җир-анабыз өчен күңелне берникадәр тынычсызлану хисе биләп алды. Китаптан укыганнар, кинолардан караганнар искә төште дә, болар табигатьне, сусаклагычны пычратмаслармы соң, дигән уй баштан йөгереп үтте. Мастер Альберт Хәйбуллин мине бик тиз тынычландырды:
– Әнә, күрәсеңме, нефть агар, тамар дигән җиргә махсус пленкалар җәйдек, ремонт эшләре бетү белән без аларны җыеп алабыз, үтильләштерергә Әлмәткә җибәрәбез, гомумән, нефтьнең ялгыш кына өскә, ягъни без эшләгән җиргә чыгуына юл куймыйбыз, – диде ул. Скважинаны ремонтлагач, монда чип-чиста булып кала. Алар скважиналарны төрлечә ремонтлыйлар, ягъни ватылу дәрәҗәсенә карап: бер атнада да ремонтларга мөмкиннәр, кайчагында өч айга да сузыла икән.
Альберт Хәйбуллин җитәк- ләгән бригада әгъзалары скважина җимерелсә, насос эшләмәсә, скважинада авария булса, пластлар нефтьне аз бирсә, ремонтлыйлар, скважинаны яңадан сафка бастыралар. Ремонтлаганда насосны алып торалар, аннары, ремонтлап бетергәч, кире урынына куялар. “Мензелинсксервис”та нефтьчеләр өчен яшәү, тук- лану, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Булдыклы капитан
“Мензелинсксервис” ҖЧҖ дә утрауларга алып бару өчен ике махсус катер бар. Аның берсе – “Родина” исемле, катер белән Александр Петухов идарә итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Пермь елга техникумында 4 ел укый, шул ук вакытта шофер һөнәрен дә үзләштерә. Минзәләнең икмәк кабул итү пунктында “ЗИЛ” автомашинасында, “Недра” ҖЧҖдә “Кам- АЗ” автомашинасында шофер булып эшли, төрле йөкләр, ягулык-майлау материаллары ташый. Менә хәзер 4 ел инде Дәвек причалыннан утрауга чаклы катерга тагылган паром белән навигация чорында нефтьчеләрне эш урынына йөртә. Бу катер сусаклагычта боз каткач кына туктый икән. Боз каткач, нефтьчеләрне де журга “Хивус” һава мендәре белән утрауга йөртәләр. Ул йөрткән паромга 150 тоннага якын йөк төяргә була. Александр 1973 елда чыккан катерны карап, җайлап кына йөртә, вакытында техник хезмәт күрсәтә, шулай булмаса, ул йөрткән катер 42 нче елын эшләмәс иде.
Александр эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк әти. Тормыш иптәше Ирина Михайловна белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Улы Михаил “Евразия” бораулау компаниясендә хезмәт куя, ә кызы Юлия Казан КНИТУның Түбән Кама филиалында укый.
безнең өстәмә:
Минзәләдә нефть чыгару белән беррәттән, яңа ятмаларны эзләү дә дәвам итә. М-7 трассасыннан йөрүчеләр игътибар иткәне булгандыр: Уфага барган юлда – Минзәлә күпере янында, аннары сул якта – урман аланында, разведка-бораулау эшләре алып барылды. Ышанырга мөмкин булган мәгълүмат чыганагы хәбәр иткәнчә, алар нефть таба алмаган. Шуңа нефтьчеләребезнең ачылган чыганакларның кадерен белеп һәм район икътисадына файда китерерлек эшләүләрен телисе генә кала.
Дилфас ГАЛИЕВ