Мөҗәллия Фәхрази кызы 04.05.1931 Актаныш районының Зөбәер авылында туа. Пучы авылында мәктәпне тәмамлый. Минзәлә шәһәрендә педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң, Актаныш авылының башлангыч мәктәбендә эшли башлый. 1953 елда кияүгә чыга һәм яшь гаилә Бикбау авылына күченә. Пенсиягә чыкканчы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Мөҗәллия Фәхразиевнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 5 бала үстерәләр. Әбинең 12 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мөҗәллия Фәхразиевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.