Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Тихонов Михаил Яковлевич 99 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

2026 елның 2 мае, шимбә

Михаил Яковлевич 1927 елның 2 маенда Минзәлә районының Кадрәк авылында туа.

1944 елның ноябрендә фронтка алына. 357 нче запастагы укчы полкта пулеметчы булып хезмәт итә. Ә 1946 елның сентябреннән 10139 нчы хәрби частьтә радиотелеграфчы булып хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, шофер булып эшли. 1968 елда, өйләнешкәч, Тихоновларның яшь гаиләсе Минзәлә шәһәренә күченә. 1986 елдан Тихонов Михаил Яковлевич лаеклы ялда, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә көченнән килгәнчә өлеш кертә.

Михаил Яковлевичның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен»медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән 4 бала үстерәләр. Михаил Яковлевичның 8 оныгы, 12 оныкчыгы, 1 оныгының баласы бар.

Хөрмәтле Михаил Яковлевич!

Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны, без сезнең белән горурланабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International