2010 елдан башлап безнең районда хәрби- патриотик тәрбия максатында палаткалы лагерь оештырыла. Ул МУП УКС аша финанслана. Быел да бу лагерьларны уңышлы оештырганнары өчен әлеге оешма җитәкчесе Фоат Зиятдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов әфган ветераннарының Бөтенроссия Союзы чыгарган “Яшьләрне патриотик тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр.