Изге Болгар җирендә Бөтен Россия күләмендә узган “Иске Казан – түгәрәк уены” фольклор ансамбльләр фестивалендә җиңеп кайттык.
Моннан өч дистә ел элек оешкан ансамблебез эшчәнлеген туктатып торганнан соң, Индус һәм Әлфия Әхмәтовларның тырышлыгы белән яңадан торгызылды. Катнашучылар да яңа, репертуарыбыз да башкачарак. Әлбәттә, кечкенә генә авылда оешкан ансамбльнең шундый мәртәбәле фестивальдә 3 нче урын алуы – зур казаныш. Биектау районының Иске Шәпше авылында узган фестиваль үзенчәлекле узды. Ә без – “Мөшеге чишмәләре” исә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Димәк, без Изге Болгар җирендә узачак фестивальгә барачакбыз! Күзләрдән яшь китерерлек бу шатлыклы хәбәрдән алган кичерешләр, күңел халәте шәхсән үземә һәм Вәсимә Мостаевага яхшы таныш, чөнки бу юллардан без икенче тапкыр узабыз. Моннан 30 еллар элек без Бөтенсоюз фольклор ансамльләренең иҗат фестивалендә катнашып, лауреат һәм халык ансамбле исеменә лаек булган идек.
Изге Болгар җирендә көне буе халкыбызның борынгы җырлары яңгырады. Һәр төбәкнең үзенә генә хас үзенчәлекле җырларын, моңлы мөнәҗәтләрен дәртле биюләр алыштырды. Без рәхәтләнеп, кинәнеп, башкаларның чыгышларын карадык, үзебезне дә күрсәттек. Изге Болгар җирендә “Түгәрәк уен” VII Бөтенросия та тар фольклоры фестивалендә дә безгә тагын уңыш елмайды – 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Чыгышларыбызны да, сәхнә киемнәрен дә бик яраттылар
Зөлфирә ХАНОВА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре