Урыс авылында яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе – Мулламөхәммәт белән Тәзкирә Зыятдиновларның тормышларында истәлекле көн, аларның икесенең дә 80 яшьлек юбилейлары. 45 ел буена иңне иңгә куеп гомер кичерүче әлеге парны район башлыгы Айдар Салахов, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин тәбрикләде.
Бүген Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгыннан “Акрос” комбайннарында 1әр мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар – Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм 3әр мең сум күләмендә премия тапшырды.
Дуслык җепләре нык булсын
Изге Болгар җирендә Бөтен Россия күләмендә узган “Иске Казан – түгәрәк уены” фольклор ансамбльләр фестивалендә безнең "Мөшеге чишмәләре" ансамбле өченче урынны алды.
“Заиковский”ҖЧҖ да булган көнне игенчеләр уракны төгәлләп, Мөслим районының “Агромастер” ҖЧҖ гә булышырга киткәннәр иде.
– Уракны иртә өлгергән басудан башлап җибәрдек. Техника үзебезнеке, тоткарлыкларга юл куелмады. Егетләр сынатмады, һава торышы яхшы торганда чык төшкәнче эшләделәр, – ди хуҗалыкның директор урынбасары Мөнәвир Нургалиев. Урынбасар сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Уракны тиз тотуда комбайнчыларга түләү системасы да зур роль уйнагандыр. Районыбызның күп хуҗалыкларында бер центнер икмәк суктырган өчен 55 сум түләсәләр, монда ДОН-1500 комбайнында – 150, Нивада – 180, Палесседа 125 сум түләгәннәр.
Минзәләлеләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акция кысаларында 5000 сумм җыелган.
2014 елның 14 сентябрендә Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының саулаучылар көне.
Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәп укучылары өчен бу белем бәйрәме онытылмаслык булыр. 30 ел капиталь ремонт эшләре күрмәгән мәктәп бинасы бу көнне балаларны яңа йөз белән каршы алды.