Республикада яшәүче һәрбер кеше үзенең конституция хокукы белән файдаланырга мөмкин.
Отпуск, командировка, эш һәм уку режимы туры килмәү, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен башкару, сәламәтлек торышы һәм башка шундый сәбәпләр – хөрмәтле сәбәпләр.
Бюллетенне тутыру алдыннан сайлаучы гариза тутыра һәм анда алдан сайлавының сәбәбен күрсәтә.
Бюллетень конвертка салына һәм ике комиссия әгъзәсе куела. Конверт сайлау көнендә ачыла һәм урнага салына. Бүгенге көнне 15 кеше алдан тавыш биргән.