Кайдадыр бер яңа клуб ачылу мизгелләрен телевизордан карап утырганда, президентыбызның “Клуб бар икән, димәк, ул эшләргә тиеш”, – дигән бик тә
мәгънәле җөмләсе истә калган. Авыл клубларының эшен җанландыру максатыннан уздырыла торган бик матур башлангычларның берсе – районара алмашып мәдәни чаралар уздыру. Районыбыз үзешчәннәре Актаныш районының Усы, Тыңламас һәм Пучы авыллары халкы алдында уңышлы гына чыгыш ясады. Мондый аралашу Мәдәният елында гына түгел, алга таба да дәвам итсен иде.