Җитди сөйләшкәндә дә Радик Фаттахов (фотода) күзләре көлеп торучы гаҗәеп кеше:
– Мин авылымның киләчәгенә ышанам, ул бүгеннән дә яхшырак булсын өчен барысын да эшләячәкмен. Хуҗалыкта игенчелектә дә, терлекчелектә дә керемне күбрәк алып, эш урыннарын арттырып, производствоны алга җибәрү өчен күп көч куячакмын. Шушы җирлектә яшәүче халыкның яхшы яшәвенә ирешү – төп максатым.
“Заиковский”ҖЧҖ да булган көнне игенчеләр уракны төгәлләп, Мөслим районының “Агромастер” ҖЧҖ гә булышырга киткәннәр иде.
– Уракны иртә өлгергән басудан башлап җибәрдек. Техника үзебезнеке, тоткарлыкларга юл куелмады. Егетләр сынатмады, һава торышы яхшы торганда чык төшкәнче эшләделәр, – ди хуҗалыкның директор урынбасары Мөнәвир Нургалиев. Урынбасар сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Уракны тиз тотуда комбайнчыларга түләү системасы да зур роль уйнагандыр. Районыбызның күп хуҗалыкларында бер центнер икмәк суктырган өчен 55 сум түләсәләр, монда ДОН-1500 комбайнында – 150, Нивада – 180, Палесседа 125 сум түләгәннәр.
“Заиковский” хуҗалыгы – районның данын күтәрүдә үз өлешен керткән, республика күләмендә дә бер-бер
артлы җиңүләр яулап килүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Биредә җир кадерен белүче, икмәк игүдән тәм табучы механизаторлар яши һәм эшли. Гомерләрен игенче һөнәренә багышлаган һәм һәрберсе дип әйтерлек егерме елдан артык стажга ия булган Рамил Минһаҗев, Илфак һәм Айрат Шиһабиевлар, Алексей Альмекаев, Александр Отнолин, Федор Мухамадьяров, Ринат Асманов, Илдус Усмановлар кебек тырыш егетләр эшли.
Район буенча бер ашлык уру комбайнына мең гектарга якын мәйдан туры килсә, Әтрәкледә ул нибары 400 гектар тәшкил итә. Кыскасы, урып-җыю һәм терлек азыгы техникасын яңартуга юнәлеш алып, откан хуҗалык. Быелгы басу эшләренә төрле маркадагы өч “КамАЗ”, бер азык ургыч “Полесье-280” комбайны, басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү өчен “Беларус” тракторы белән бергә бөркегеч, МТЗ- 1221 тракторы, ярминкәләргә йөрү, кечкенә авылларга сәүдә итәргә чыгу өчен бер Газель автомашинасы һәм башка агрегатлар сатып алынган. Яңа техника сатып алу өчен хуҗалык барлыгы 18 миллион сум акча тоткан. Җитештерүчәнлеге югары техника биредә нәтиҗәле файдаланыла, эш югары дәрәҗәдә оештырылгач, шуңа да уракны алар республикада да иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Бу хуҗалык алдагы елда тагы бер урып-җыю комбайны сатып алырга уйлый.
Хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттаховның бу җәһәттән үз аңлатмасы бар, нәкъ көзге культураларның башаклар тулышкан чорда явым- төшем хуҗалыкны читләтеп үтә. Быел язгы чәчүдән соң 45 көн дәвамында яңгыр яумаган. Әмма шуңа да карамастан, уҗым культуралары мәйданын үзгәрешсез калдырганнар, ул быел да 800 гектарда ч әчелгән. Х уҗалык б асуларына быел һәр гектарга 53 килограмм исәбеннән тәэсир итү көчендә минераль ашлама кергән. Шулай ук алар ел саен 100 гектардан артык басуларга да органик ашлама кертәләр.
Әтрәкле авылы ындыр табагында да кызу эш өсте. Хуҗалык басуларында суктырылган ашлык тулысы белән бирегә кайтарыла. Басудан икмәк ташуда “КамАЗ” шоферлары Ришат Шиһабиев, Айзат Төхбәтов, ГАЗ-53 автомашинасында Раил Загретдинов, Мортаза Мирсәетов комбайннарның тик торуына юл куймаганнар. Басу – ындыр табагы арасында тыз- быз йөреп кенә торганнар.
Ындыр табагы мөдире Иршат Шайхразиев эшне яхшылап оештырган. Монда машинистлар Павел Альмекаев, Ленарис Хәйдәров көнне төнгә ялгап хезмәт куялар, булсын дип эшлиләр. Ындыр табагында икмәкне складларга урнаштыруда Айрат Хафизовның да хезмәте мактауга лаек.
“Заиковский” ҖЧҖ чәчү- лекләре 4 мең гектар мәй- данны били. Биредә чәчү культураларының районлашкан сортларына өстен- лек бирелә. Монда һәр культураның өч төрле сорты игелә. Сортлар дигәндә, монда арышның «Чулпан-7», көзге бодайның «Память Кунакбаева», сабан бодаеның «Экадо-66», арпаның «Раушан», «Башкирский-10» дигән сортлары игелә. Орлыкларны алар Башкортстаннан, Актаныштан, Мөслимнең орлык хуҗалыгыннан, Ульяновскиның фәнни тикшеренү институтыннан сатып алганнар. Арышны районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы белән алыш-биреш ясаганнар. Шуңа да монда, елы туры килгәндә, гектар куәте 28 центнердан артып китә.
Хуҗалыкта быел кукуруз 300 гектарда чәчелгән, шуның 150 гектары бөртеккә, алар мул уңыш вәгъдә итә. Монда кукурузның озынлыгы да өч метрдан артып китә, мул уңыш алырга җыеналар. Силоска дигәненнән ким дигәндә 450 тонна яшел масса, бөртеккә дигәненнән гектардан 8 тонна бөртек чыгачак. Кукурузны югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык техника тулы әзерлек сызыгына бастырылган, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, саклагычлар әзер, ындыр табагында берөзлексез эш кайный. Саклагыч дигәннән, монда ел саен диярлек мең тонна сыешлы ангарны сафка бастыралар, ангарларның түбәсен профнастил белән япканнар, алар инде хуҗалыкның нинди бай икәнен күрсәтеп торучы төп фактор дисәм дә ялгыш булмас. Гомумән, аларның ындыр табаклары әллә каян ялтырап, матур булып ерактан ук күренеп тора. Быел әлеге хуҗалык икмәкне салырга урын булмаганлыктан, Кызыл Төбәк авылындагы элек терлекләр асраган җимерек бинаны арендага алып, аның түбәсен, ишекләрен капиталь ремонтлап, тишек урыннарын ямап куйды. Монда алар орлыкларны саклаячак.
Хуҗалык белән танышканда биредәге хезмәт гармониясенә шаһит булдык. Юлдан ерак түгел иген басуларын иңләүче комбайннарны күреп, алар янына юнәлдек. Иң алдан килүче басу корабында Айрат Шиһабиев иде. Аның артыннан тәҗрибәле комбайнчы Клим Сәлимов һәм Рамил Минһаҗев идарә иткән кыр корабы килеп туктады. Ашлыкны исә ындыр табагына шоферлар Айзат Төхбәтов, Ришат Шиһабиев ташыйлар икән.
– 5 нче урып-җыю кампа- ниесендә катнашам. Сөен- дергәне шул: табигать шактый сынаса да, басулар мул уңыш белән куандыра. Шуңа да күңел көр, – ди Айрат.
Хәер, басу батырларының яхшы кәеф белән эшләве очрак- лы түгел биредә. Хуҗалыкта һәр хезмәт тиешенчә бәяләнә: урып-җыю нәтиҗәләре буенча көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр акчаны да, ашлыкны да, кем әйтмешли, көрәп ала. Менә, мәсәлән, урып-җыюда катнашмаганнар да хезмәт хакыннан зарланмыйлар. Фәнис Корычбаев бирегә Сарман районыннан килеп эшли икән, ул июль аенда 27500 сум акча алган, шулай ук Актаныш районы Мари Суыксу авылыннан июнь аенда килеп эшли башлаган Слава Абышев та хезмәт хакыннан бик канәгать. Юлчылар түләгән хезмәт хакын алар хәтта арттырып та җибәргәннәр. Хуҗалыкта акча эшләргә теләгән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар, бары тик тырышып эшлә генә, эшләсәң, биредә акчаны да көрәп аласың. “Заиковский” хуҗалыгында елга бер мәртәбә эшчеләргә бер һәм икешәр центнерлы үгез бозаулар бирәләр. Әле быел яз көне генә хуҗалыкта 97 баш бозау өләшенгән. Биредә читтән килеп эшләүчеләргә өй бирү белән беррәттән, җәйге чорда читтән килүчеләр өчен тулай торак төзелгән, газы, суы кергән, мебельләр генә куясы калган. Тулай торакта ял итү һәм чәй эчеп алу бүлмәләре булачак, кирәк икән, шунда куна калырга булачак. Монда тулай торакта торып сезонында айга 25-30 мең сум акча эшләргә була. Менә бит, җитәкчелекнең алдан кайгыртуы әллә каян күренеп тора.
Чәчүлекләрне төрле авырулардан, корткычлардан һәм башка чаралардан саклау чараларына зур әһәмият бирелә хуҗалыкта. “Туман” бөркегеч агрегатында шофер Данил Адылев эшли, кирәк икән агулый, кирәк икән, яңа кайткан “Полесье-280” комбайнына утырып, терлекләргә азык хәзерли. Шулай ук агу сиптерүдә бөркегеч белән Илдус Усманов, Ринат Асманов та сынатмый, алар икесе бергә ярдәмләшеп эшлиләр. Бу ике уңган механизатор биопрепаратлар кулланып, басуларны сыек аммиак, микроашлама белән туендыруда, яфрак аркылы өстәмә тукландыруда да хезмәт куйганнар. Алар быел басуларны яхшылап эшкәрткәннәр, басуда бер чүп әсәре күрмәссең. Киләсе елда бу хуҗалыкта 400 гектар пар җире калдырыла. Алар сидераль пар белән дә эшлиләр, сидераль пар җиренә горчица, рапс чәчәчәкләр. Хуҗалык элекке елларда җирләрнең 30 процентын тирән эшкәртә иде, быелдан башлап, 50 процент җирне сабан белән сөрәләр. Бу эштә Сергей Ермолаев К-701 тракторы белән җир сөрә. Ул Аксубай районында туып үскән, шунда эшләгән, Вамин системасында хезмәт хакы аз булу сәбәпле, Тукай районы Абдул авылында бераз эшләгәч (анда өй бирәбез, акчаны күп түлибез, дип вәгъдә иткәннәр, әмма вәгъдәләрендә тормаганнар), гаиләсе белән монда килергә карар кылган һәм ялгышмаган. Үзенә дә, тормыш иптәшенә дә монда эш биргәннәр һәм алар монда килеп урнашканнарына бик шат. Соңгы елларда бу хуҗалыкка чит регионнан, чит республикадан 12 гаилә күченеп килгән, эшләргә теләгәннәре, хезмәт сөйгәннәре монда төпләнеп калган, эленке-салынкы йөрүчеләре, хезмәт, эш сөймәгәннәре китеп барган. Теләге булган кешегә акча эшләргә мөмкинлекләр җитәрлек, хуҗалыкта эш шактый булгач, ашы да булачак. Җир сөрүдә Слава Абышев та калышмый, ул МТЗ-1221 тракторында смена заданиесен үтәмичә кырдан кайтмый. ХТХ- 215 тракторында Александр Отнолин алыштыргысыз механизатор, ул да елның елында басуда тырыш хезмәтен куя. Бу егетләр көнгә 2500 сум эшләсә, ай буе җир сөреп 75 мең сум акча ала дигән сүз.
Салам, печән пресслауда Федор Мухамадьяров, Ринат Асмановның хезмәтләре мактауга лаек, алар көнгә 100-130 ар печән, саламны төргәклиләр. Төр- гәкләргә төрелгән печән, салам басуда озак ятмый, икенче көнне үк ферма яннарына кайтарылып өеп куела. Әлеге эштә МТЗ-82 тракторында Илсур Шәйхразиев, Илдус Усмановлар, бер-берсе белән ярышып эшләп, КУН-10 белән эскертләргә өяләр. Бу егетләрнең барысы да тырыш, ал-ялны белми торган механизаторлар икән.
Хуҗалыкта, һәр елдагыча, язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында механизаторларны кайнар аш белән тәэмин итәләр. Көн саен меню төрләндерелеп торыла, сыер итеннән шулпа, гуляш пешерелә, балык ашлары һәм башкалар җиткерелә. Өстәлдән бал, варенье, атланмай, сыр, конфет һәм башкасы өзелми. Ашату яхшы оештырылгач, механизаторлар ару- талуны белмиләр, күңел биреп хезмәт куялар хуҗалыкта. Ашханәдә пешекчеләр Ландыш Гыйздуллина һәм Альбина Гыйльмуллина эшчеләрне тәмле ашлар белән сыйлау өчен бөтен көчләрен куялар. Хуҗалыкта ашханәдә туклану бушлай. “Заиковский” хуҗалыгы алга карап эшли, районда беренчеләрдән булып 24 берәмлек техника Глонасс системасына тоташтырылган, хәзер барысы да компьютерда. Агроном сажень күтәреп үлчәп йөрми биредә, һәр техниканың кайсы басуда ничә мото-сәгать, күпме вакыт тик торганын, эшләгәнен компьютердан карап була. Трактор ничә гектар җир сөргән, күпме ягулык яндырган – барысын да компьютер исәпләп бара. Монда механизаторның эшләгәне югалмый, әгәр дә трактор, яисә автомобиль маршрут тан тайпылган икән, аны да күрсәтә компьютер. Бу система хуҗалыкка 450 мең сумга төшкән.
Хуҗалыкта басу эшләре тәмамлануның икенче көнендә үк механизаторлар фермада кайнаша башладылар. Район башлыгы Айдар Салахов комбайнчылар премиясен дә ферма территориясендә тапшырды, чөнки комбайнчылар урак бетүгә үк фермаларны кышка әзерләүгә тотындылар. Ә фермада ел әйләнәсендә эш кайный. Әтрәкле товарлыклы- сөтчелек фермасына яңа суүткәргеч салынган, ике йөз башка исәпләнгән сыерлар торагы капиталь ремонтлана. Төзүчеләр бригадасы эшчеләре Павел Остряков, Глүс Гыйльмуллин, Виталий Давлетов, Игорь Самгин ферманың түбәсен тиздән ябып бетерәчәкләр.
Калтак һәм Әтрәкле фермасында 28 савымчы хезмәт куя. Фермада эшләгән кешегә хезмәт хакы да яхшы түләнә. Әйтик, сыер савучылар Лилия Идулбаевага июль аенда – 19900, Зөлфия Шиһабиева – 19500, Дания Шайхазарова – 19800, Лилия Ермолаеваларга 20400 сум күләмендә хезмәт хакы исәпләнгән. Хуҗалык елдан-ел мал санын арттыра бара, алдагы елда савым сыерларының баш санын бер мең башка җиткерәчәк. Быел кышкы чорда Кукмара районының “Урал” хуҗалыгына барганнар, анда белгечләрнең, зоотехник селекционерларның кулга-кул тотынып эшләве аркасында һәр сыердан көнгә 22 кило сөт савып алына икән. Ә “Заиковский” ҖЧҖдә бу сан 14 тән артмый. Радик Фаттахов анда да бездәге сыман сыерлар, бездәге сыман кешеләр эшли, без технологияне үтәп бетермибез, шуның аркасында һәр сыердан 8-10 кг сөтне югалтабыз, – ди. Андагы кебек сөт сауган савымчылар хуҗалыкта 40 мең сум хезмәт хакы алачак дип азсызыклап үтте Радик Шәрипович. Быел бу хуҗалык җәйге чорда тулай савымны 10 тоннага җиткерде, хәзер хуҗалыкта сыерлар саны 800 гә җиткән. Сөт бәяләре арта башлагач, хуҗалыкта бөтен составын туры китереп, катнаш азык ясый башлаганнар. Моның өчен алар Самара өлкәсеннән чиста көнбагыш, Мамадыштан киптерелгән барда алып кайтып, рапс түбе дә кушачаклар. Тиздән малларга патока да бирергә планлаштыралар. Шушы компонентларны бергә кушып сыерларга биргәч, көнгә тулай савым ике тоннага артыр дип көтелә.
Акчага күчереп исәпләгәч, хуҗалык кассасына ай саен өстәмә рәвештә 1 миллион 200 мең сум акча керәчәк дигән сүз. Терлекчелектә киләчәккә планнарны тормышка ашыру өчен белгечләр, зоотехник-селекционер, ясал ма орлыкландыру технологы җитеп бетми икән. Әлеге белгечләр хуҗалыкка килсә, аларны йорт-җир белән иң беренче чиратта тәэмин итәргә уйлыйлар. Шулай ук аларга яхшы хезмәт хакы да түләячәкбез, – ди Радик Шәрипович. Терлекчелектә эшләүче ветеринар-табиб Руслан Асмановның эшеннән канәгать җитәкче. Җитәкченең урынбасарлары – Мөнәвир Нургалиев, Георгий Арсланов, Илдус Зарипов, Равил Баһаутдинов сыналган, ышанычлы белгечләр. Алар эш тәртибен үзләре белә, үзләре артыннан башкаларны да ияртә. Ә менә Илдус Зариповка килгәндә, үзе агроном, үзе инженер, үзе бригадир, үзе управляющий – бар эшкә дә өлгерә, кирәк икән, тракторист, кирәк икән гармонист дип әйтергә була, Калтак бригадасында эшне берүзе алып бара.
«Заиковский» хуҗалыгында елга бер мәртәбә эшчеләргә бер һәм икешәр центнерлы үгез бозаулар бирәләр. Әле быел яз көне генә хуҗалыкта 97 баш бозау өләшенгән.
акцент
Слава Абышевка июль аенда 26 мең сум акча чыккан. Үзләренең эшсөяр егетләре Данил Адылевка июль аенда 26 көнгә – 26700 сум, Алексей Альмекаевка – 29300, Аркадий Мухамадьяровка 32900 сум акча исәпләнгән. Алар чын җир хуҗалары, эшнең мөһимлеген, кирәклеген тоеп, үз хезмәтләрен намус белән башкаралар. Хуҗалыкта авылларын якын иткән, туган туфракта эшләү өчен туган, басу-кырларны яраткан шушындый авыл эшчәннәрен башкаларга үрнәк итеп куярга була. Июль аенда хуҗалык үз эшчеләренә 1 миллион 800 мең сум хезмәт хакы өләшкән, шушы сумманы хуҗалыкта эшләүче 75 кешегә бүлсәң, уртача хезмәт хакы 24 мең сум килеп чыга. Слава Абышевка гаиләсе белән бирегә эшкә килгәч газы, суы кергән өй биргәннәр, ихатасы төзек, мунчасына чаклы бар, хезмәт хакын айныкын айга биреп баралар, тиздән савым сыеры да бирәчәкләр, ди ул. Монда, үз эшчеләре җитмәгәнлектән, читтән килгән булдыклы кешеләрне алар биш куллап каршы алып, аларга яшәр өчен торак та бирәләр, мал асрау өчен мөмкинлекләр дә тудыралар. Монда читтән килүчеләр акча эшләргә дип килә, андыйлар 15 мең сумга гына риза булып ятмый. Гаиләсен калдырып авылдан читтә эшләүче нефтьчеләр, юлчылар сыман җәфаланмый гына, гаиләсе янында яшәүче механизаторлар хуҗалыкта 25-30 мең сум алып эшлиләр.
Дилфас ГАЛИЕВ