Финанс белемнәрен күтәрделәр

2014 елның 5 сентябре, җомга

Шәһәр урта мәктәпләрендә “Финанс белем көне” Бөтенроссия акциясе узды. Чараның төп максаты – укучылар арасында финанс белемен тарату иде. Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9 нчы санлы районара инспекциясенең баш дәүләт инспек­торы Екатерина Акчурина һәм ТР, Россия Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсенең начальник урынбасары Нэля Бикеева укучылар өчен пенсия, салым законнары җыелмасы нигезләре турында лекция укыдылар. Укучылар салым нигезләре, пенсия хокуклары белән таныш­тылар, пенсиянең ничек формалашуы, аларның нәрсәләргә бәйле икәне турында белделәр. Лек­торлар 2015 елның 1 гыйнварыннын гамәлгә керүче гражданнарның пенсия хокукларын яңача форма­лаштыру кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International