Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәп укучылары өчен бу белем бәйрәме онытылмаслык булыр. 30 ел капиталь ремонт эшләре күрмәгән мәктәп бинасы бу көнне балаларны яңа йөз белән каршы алды.
Бина җиде позиция буенча 7 млн 460 мең сумга төзекләндерелде. Республиканың максатлы программа буенча каралмаган эшләр дә башкарылып чыкты биредә. Моның өчен мәктәп коллективы зур рәхмәтләрен иганәчеләргә җиткерәләр. “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында Камил Нәҗмиев мәктәпкә яңа савыт-саба бүләк иткән, Илһам Гыймадиев ремонт эшләре башланганнан бирле чүп түгү өчен трактор белән тәэмин итеп торган, шушы мәктәпне тәмамлаган Ильяс һәм Рәсимә Гәрәевлар матди ярдәм күрсәткәннәр, Фәнис Мәрданов койма тотуда ярдәм иткән.
Хәзер мәктәп видео- күзәтү системасы белән дә җиһазландырылган, ашыгыч чакыру кнопкасы да урнаштырылган.
– Безнең өчен бу гаҗәеп бүләк булды. Мәктәп шул кадәр үзгәрер дип, без бер дә уйламаган идек. Хәзер мәктәпкә көн саен килеп кенә торасы килә, – дип әйтә 9 нчы сыйныф укучысы Мәрьям Гыймадиева.
Белем бәйрәменә килгәндә, бу көнне мәктәп бусагасын 34 укучы атлап керде, аларның өчесе беренче сыйныфка.
Мәктәп директоры Марс Хәмидуллин:
Иң зур ярдәм күрсәткән иганәчеләрнең берсе – Әлмәт шәһәрендәге “Нефтегаз” оешмасы. Аның җитәкчесе, Байлар авылыннан чыккан Рәиф Гайниев мәктәпнең эчке эшләрен башкарырга дип 3 млн 556 мең сум күләмендә акча бирде. Шушы акчага мәктәптә түшәм ремонтланды, идәнгә линолеум җәелде, тулаем ашханә, спортзал, мастерской төзекләндерелде.