Республика көнендә “Юбилейный” спорт комплексында шахмат, волейбол һәм йөзү буенча ярышлар узды.
Бассейнга спортның бу төрен яратучы 15 кеше җыелды. Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре Татьяна Зверева, Андрей Кишев, Сергей Липин актив катнаштылар. Ярышка килгән 12 бала өч командага бүленеп, эстафетада катнаштылар. Катнашучылар сүзләренә караганда, алар рәхәтләнеп йөзгәннәр.
Шахмат буенча ирләр арасында 1 нче урынны Әнвәр Камалов (Тат. Мөшеге) алды. 2 нче урын – Рәис Әхмәтов (Минзәлә), 3 нче урын – Рафаэль Ибраһимов (Кадрәк). Хатын-кызлар арасында Җәмәк авылыннан Халидә Зыятдинова җиңүче булды. Мәктәп яшендәге балалар арасында Айрат Камашев (Тат. Мөшеге урта мәктәбе), Айдар Вагыйзов (гимназия), Тимур Якушев (2 нче урта мәктәп) җиңүчеләр булдылар.
Волейбол буенча ярышлар бик күңелле үтте, анда ирләр һәм хатын-кызлар командалары катнашты. Ирләр арасында 1 нче урын – Николаевка авыл җирлеге, 2 нче урын – тикшерү изоляторы, 3 нче урын – суд командасы.
Хатын-кызлар арасында спорт мәктәбе кызлары һәм суд командалары 3:1 исәбенә уйнадылар. Бөтен катнашучылар мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
3 нче урта мәктәпнең яңа спорт мәйданчыгында “Татмедиа” ААҖ филиалы призына мини-футбол турниры узды, анда 10 ишек алды командасы катнашты (тренеры Һәм оештыручысы Александр Шунькин). Бу яшүсмерләр – 2000- 2005 һәм 1999-2002 елда туганнар. Әлеге спорт төрендә “Лачыннар” хоккей командасы да катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркеменнән 1 нче урынны – 3 нче урта мәктәп командасы алды, 2 нче урын – “Лачыннар” командасы. Урта төркемдә 1 нче урын “Лачыннар”, 2 нче урында – 3 нче урта мәктәп. Данил Бабин, Кирилл Курчаев, Даниил Чуркин, Ильяс Бузаньков иң яхшы уенчылар булдылар.
Өстәл теннисы ярышында 1999-2002, 1997- 1998 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча өлкәннәр төркеменнән 1 нче урынны – Булат Зиннуров (3 нче урта мәктәп), 2 нче урынны – Алмаз Кашапов (гимназия), 3 нче урынны – Айназ Газизул лин алдылар. Кечкенәләр төркеменнән 1 нче урынны – Айрат Зиннуров (3 нче урта мәктәп) алды, 2 нче урында – Кирилл Кукаркин, 3 нче урында – Ирина Шиһапова (3 нче урта мәктәп).
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА