Халык җыеннарының төп максаты – авылларны үстерү, авыл эшчәннәре тормышын яхшырту буенча тәкъдимнәр туплау, диелде Юртау авыл җирлегендәге очрашуда.
Район башлыгы Айдар Салахов авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм авылларны саклауга юнәлдерелгән программалар турында сөйләде. Бүлекчәдә бүгенге көндә һәр сыердан уртача 7-8 литр сөт савып алына, акча булсын өчен бер сыерга кимендә 14 литр сөт саварга, 700 грамм артым алуга ирешеп, ничек тә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруга ирешергә кирәк, дип авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында торган бурычларны телгә алды.
Республика программаларының Юртау авыл җирлегендә байтагы чагылыш тапкан: Лесная урамындагы күпфатирлы йортта капремонт үткәрелгән, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 10 фатирлы йорт төзелеше башланган, аны Яңа елга өлгертергә тиешләр, диелде җыенда.
Соңгы елларда бистәдә шәхси йортлар төзүчеләр күбәеп, тулы бер урам – Яшьләр урамы хасил булган. Яңа йортларда яшәүчеләр шушы урамда юл, инженерлык коммуникацияләренә кагылышлы гозерләрен әйттеләр. Бистәдәге олы юл өстендә урнашкан кафе янында төннәрен шау-шу булуы, шуның аркасында шушы тирәдә яшәүчеләрнең тынычлыгы бозылуы турында әйтелде, нинди дә булса чара күрелмәсме, диелде очрашуда. Моның буенча участок уполномоченные катнашында рейд үткәрергә, әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушылды.
Өлкәннәргә дә кирәк игътибар, балаларга да
Урыс авыл җирлегендә үткән җыенда өч авылда да – Тулбай Гөлек һәм Урыста юлларның торышы турында сүз барды.
Гөлектә су мәсьәләсен кузгатты авыл кешеләре. Моның өчен проект хәстәрлеген күрергә кирәклеге әйтелде. Авыл җирлеге башлыгы бу мәсьәләне хәл итүдә нефтьчеләргә мөрәҗәгать итеп карамакчы. Урамнарны яктырту мәсьәләсе турында сөйләп, район башлыгы Айдар Салахов болай диде:
– Быел районга 5 млн сум бүлеп бирелгән иде, әкренләп башланып китте әлеге эш, киләсе елга бу программага сезнең авыл да кертеләчәк.
Ветераннар советы рәисе Шәмсемөхәммәт Хаҗиев хуҗа- лыкның, авылларның бүгенге хәленә борчылуын белдерде:
– Хуҗалыкта моннан 10 еллар элек 45 трактор бар иде. Шул еллардан бирле авыл юллары да каралмый. Пенсиядәгеләргә ашлык, печән кирәкме диюче дә юк, – дип зарланды.
– Районда кайбер хуҗалык- лар халыкка яңа уңыш ашлыгы бирә башлады, бер пай җиренә түләү 500 сумнан да ким булмаячак. Хәзер сакланып калганны сакларга кирәк. Шуңа күрә иң мөһиме – эш урыннары булдыру, авыл хуҗалыгын күтәрү. Тырыш эшчәннәр аз түгел хуҗалыкта, шуларны югалтмаска кирәк, – диде район башлыгы.
Тулбай авылында клубның кысанлыгы, балалар бакчасында урын җитмәве, китапханә, медпункт биналарының бик тузган булуы турында әйтелде.
– Авылларда күпфункцияле үзәкләр төзү буенча республика программасы эшли, әйтик, Түбән Тәкермәндә, Иске Александровкада, Яңа Мәлкәндә шундый үзәкләр әлеге программа буенча төзелде. Шунысы бар, мондый үзәкләр төзү өчен иң беренче таләп – авылда халык саны 300дән дә ким булмаска тиеш, – диелде бу уңайдан.
Форсаттан файдаланып, авыл кешеләре яңа эшли башлаган авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлинның инициативасы белән Тулбайдагы китапханә коймасы коелуын, Гөлек авылындагы юлга комлы таш салдырылуын, юлны тигезләтүен әйтеп, рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә дә авылны яңарту буенча армый-талмый эшләвен теләделәр.
Үзәккә үткән юл
Тауасты Байлар авыл җирлегендә үткән очрашуда район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов авыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясап, аларны район тормышы, ил-көн яңалыклары белән таныштырды, республика программалары турында сөйләде.
– Бүген бердәмлекне саклау мөһим, тынычлык булса, барысы да булыр, – диде ул бердәмлекне саклауның мөһимлегенә басым ясап.
Биредә үткәрелгән халык җыены башкалардан шуның белән аерылып торды: ул урамда да түгел, клубта да түгел, ә ферма буенда үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев мондый “шоу”ны болай дип аңлатты: район җитәкчелеге белән беррәттән, авылдагы бюджет хезмәткәрләренең дә фермада эшләүчеләрнең ничек итеп юлсызлыктан иза чигүләрен күрсеннәр өчен икән бу. Күрдек!!! Авылны бүлеп торучы тауның икенче ярында урнашкан фермага олы юлдан көч-хәл белән кердек. Ничә метр ара инде бу югыйсә. Шундый кызгандык җиңел автомобилебезне, соңыннан андагы сазны бер сәгать буена юарга туры килде. Юллар мәсьәләсе бүгенге көндә ферма эшчәннәренең төп проблемасына әверелгән икән шул.
Авыл җирлеге башлыгы авыл тормышы белән таныштырып, “Байлар” бүлекчәсенең сөтчелек фермасы турында сөйләде. Биредә 108 баш савым сыерга бер савымчы, Эльмира Макарова. Дөрес, аңа ире Константин да булыша.
– Хәзерге вакытта уртача көнлек савым 9 литр тәшкил итә. Бозауларны карау Мәсрүрә Шәрипова, Мария Тюрикова карамагында, – диде ферма мөдире Наилә Билалова. Янәшәдәге тагын бер торакка мөгезле эре терлекләр китерелергә тора. Юллар салынса, терлекчелектә эшләргә теләүчеләр артыр иде, диелде.
Дәвек авылындагы 1000 гектар җире булган, терлекчелек буенча да эшләүче фермер Язкәр Биҗановтан тыш, тагын бер фермер пәйда булган җирлектә. Читтә яшәүче якташлары Фәнис Мәрданов бабасы милкендә йорт салып ята, “Байлар” фермасы янәшәсендә сарыклар фермасы тергезеп җибәргән, тора-бара атлар да асрамакчы.
– Авылның киләчәге менә шундый тырыш, хезмәт сөючән кешеләр кулында, – диде авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев, эшләгән кешегә бөтен мөмкинлекләр булуы турындагы фикерен куәтләп.
Флүрә МУСИНА