“Выборнов” КФХсы быел 42 гектар җирнең яртысына арпа, калганына сабан бодае чәчеп үстерде. Әлеге КФХ быел арпаның һәр гектарыннан – 28, бодайдан 23 центнер уңыш җыеп алды һәм уңышның бер өлешен авыл халкына сатып бирде. Бу КФХда 15 гектарда люцерна, 6 гектарда кәҗә үләне бар. Хуҗалык хезмәтчәннәре быел күпьеллык үләннәрдән барлыгы 230 төргәк печән әзерләделәр, шуның 105 төргәген авыл халкына сатты, калганы үзләренең терлекләренә ашату өчен тотачак.