“Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгыннан “Акрос” комбайннарында 1 мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар – Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтов та район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм 3әр мең сумлык премияләргә ия булдылар.
Алдынгы комбайнчыларны орлыкка дигән сабан бодае суктырганда очраттык, кәефләре күтәренке, йөзләрендә елмаю балкый. Узган ел алар арасында иң күп ашлык суктырганы Рәвис
Сабиров булган, быел да ул алдынгылар сафында. Ярдәмчесе – Кама политехника институтының 3 курс студенты Илназ Усманов белән 1000 тонна ашлык суктырган. Марсель Әхмәтовның ярдәмчесе – улы Илшат, Дамир Гардисламов та улы Ленар белән эшләве хакында әйтте.
Араларында иң зур стажлы комбайнчы Рафис Бәдриев булып чыкты, ул 20 елдан артык комбайн штурвалын иярли.
– Быел көзен 50 яшем тула, алтынчы сыйныфтан бирле комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем инде. Шуннан бирле урактан калган юк. Быел ярдәмчем Солтан Нуриев бик тырыш егет булды,
1 мең тоннадан артык ашлык суктырдык инде. Без эшләгән Иркәнәш басуларында игеннәрнең уңышы бигрәк тә әйбәт булды, биредә дә уңыш әйбәт, бөртеген дә әрәм итмибез. Бу сабан бодае басуында уңыш һәр гектардан 25 центнердан да ким түгел, эшләве дә
күңелле, – диде ул.
Комбайнчылар хезмәт хакыннан да канәгать булуларын белдерделәр. Алар өчен басуда көнгә ике тапкыр кайнар аш оештырылган. Аш пешерүчеләр Равилә Гәрәева белән Роза Бәдриеваны игенчеләр мактап телгә алдылар.
безнең өстәмә
Бүгенге көндә иң күп суктырылмаган мәйданнар «Сөт иле Минзәлә» агрофирмасында. Шуңа да карамастан, комбайннарны ягулык белән тәэмин итү буенча биредә бик йомшак эшлиләр. Кояшлы көнне комбайннарның тик торуын ничек аңлатырга була?!
Район буенча игеннәрнең 90 проценты җыеп алынды. Гектар уңышы әлегә 20,9 дан төшми. Ындыр табакларына 93 мең тонна ашлык кайтарылды. «Чулман» агрофирмасы игенчеләре бүген 5605 гектарда бөртеклеләрне суктырып бетерергә мөмкиннәр.