Кабат призер булды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Теләченең “Батыр “спорт комплексында хатын-кыз­лар һәм ир-егетләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды. Анда республикабыздан барлыгы 21 шәһәр һәм рай­оннарыннан 175 көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә түбәндәге командалар призлы урын­ны яуладылар: 1 урында –Теләче; 2 урында – Чаллы; 3 урында – Түбән Кама районнары командалары. Безнең район данын яклаган Рузилә Мөхәммәтшина шәхси беренчелектә өченче урынга лаек булды. Аңа келәмдә спорт осталары һәм бик тәҗрибәле көрәшчеләр белән очрашырга туры килде. Авырлык үлчәме 44 кг булу сәбәпле, Сәрия Гыйльметдинова әлеге ярышларда катнашмады. Биредә катнашучы хатын-кызларның 52 кгдан авыррак үлчәү категориясеннән генә башлана. Аның өчен бу ярыш тәҗрибә туплау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International