ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Башкортстан Республикасының Собханкул шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча Бөтенроссия турниры үтте.

Көзге чакырылышта армиягә районнан 69 егет китә, 48е җибәрелгән инде.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында урта махсус белем бирү йорты студентларының II спартакиада кысаларында мини- футбол һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды.

“Талантлар планетасы” балалар иҗатын үстерү фонды Яр Чаллы шәһәрендә “Без бергә булганда” халыкара проекты кысаларында конкурс-фестиваль үткәрде. Анда һәр ел саен безнең балалар сәнгать мәктәбендә укучылар да катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Төзүчеләр бригадасы Чернышевский урамындагы 69 нчы йортта иске балконнарны яңартырга кереште.

Шәһәребездәге төзелеш оешмаларының берсе “Лига” ҖЧҖ да быел дәүләт программалары буенча районда башкарылучы төзелешләрдә катнашты, социаль-мәдәни объектларны сафка бастыруда, педкөллият, Тауасты Байлар мәктәбен капремонтлауда эшләде.

Менә тиздән бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме – Яңа ел җитә. Әлбәттә инде, бәйрәмнең төп атрибуты булып яңа ел чыршысы тора. Берничә көннән келәмгә энәләре коелса да, бу бизәлгән агачтан башка бер генә Яңа ел да узмый.

РФ Пенсия фонды эш бирүчеләрдән 2014 елның 9 ае өчен мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары расчет­ларын кабул итеп бетерде.

ДЮСШ “Олимп” тренеры Рөстәм Саранов тәрбияләгән футболчыларның тагын бер буыны үсеп җитте.

ХII “Аленький цветочек” ачык төбәкара конкурс нәтиҗәләре буенча, “Рәсем ясыйбыз” номинациясендә, 15-17 яшь категориясендә Х.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбеннән Айгөл Харисова беренче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International