Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә оешмасы “Киртәләрсез тормыш” социаль проектында катнашып, 103 мең сумлык грант отты. Әлеге акчаларга компьютер һәм оргтехника, йөгерү юлы, велотренажер, кыршау, туплар, скакалка, эспандер кебек спорт җиһазлары алынды.
15 февраль – Муса Җәлил туган көн
Тормыш дәресләре күңелдә гомерлек эз калдыра. Кеше хәтере аларны йөрәге тибүдән туктаганчы хәтерли һәм буыннан-буынга әйтеп калдырырга тырыша.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз, әмма әле һаман аның геройларын барлап бетерә алмыйбыз (яу кырында калган сугышчыларны әйткән дә юк, аларның санын төгәл беркем белми).
Дүшәмбе көнне бер-бер артлы унлап өлкән кешенең район мәдәният йортына баруын күргәч: “Бүген нинди бәйрәм икән, бернинди дә афиша күренмәгән иде” дип уйлап куйдым мин. “Без хорга йөрибез” диделәр алар. “Ничек? Халык хоры репитицияләре монда үтәмени хәзер?” – дип сорыйм. “Юк, монда безнең ретро-җыр театры”, – дип җавап кайтардылар өлкәннәр. Бүгенге әңгәмәбез район мәдәният йортында шәхси инициативасы белән ачылган ретро-җыр театры җитәкчесе Ирина Моряхина белән булыр.
Беренче графа – почта бүлекләре, икенче – 2014 елда әлеге почта бүлеге аша район газетасын алдыручылар саны, өченче – 2015 елның гыйнвар аенда “Минзәлә”- “Мензеля”га язылучылар, дүртенче – февраль аенда безнең сафларга өстәлүчеләр, яисә китүчеләр (-)
Кадастрга кагылышлы мәгълүматларны алу өчен кадастр учеты органына запрос ясарга кирәк. Аны һәр кеше үзенә җайлы дип санаган юл белән башкара: шәхсән үзе бара, запросны гадәти почта яки электрон почта аркылы җибәрә ала.
Гыйнвар аенда “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.
Гордов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә традицион рәвештә “Аҗаган” уеннары уза. Бу елны дә әлеге мәктәптә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен хәрби уеннар уздырылды.