15 февраль – Муса Җәлил туган көн
Тормыш дәресләре күңелдә гомерлек эз калдыра. Кеше хәтере аларны йөрәге тибүдән туктаганчы хәтерли һәм буыннан-буынга әйтеп калдырырга тырыша.
Әтиебез Ирек Әхмәтов сугыш чоры баласы. Ул гомер буе безгә, өч кызына, туганнарына Ватанны яратырга, сугыш кырында ятып калганнарны истән чыгармаска кирәклеген искәртеп торды. Әти һәрвакыт “сугыштан да куркыныч бернәрсә дә юк, сугыш – афәт ул” дип әйтә иде. Бөек Ватан сугышы чорында әтиебез сабый бала гына булса да, ул еллар аның хәтерендә яхшы сакланган. Шундый хатирәләрнең берсе – патриот-шагыйрь Муса Җәлил белән бәйле. Шагыйрь белән очрашуы хакында әтинең сөйләгәне юк иде, ләкин олыгайган көнендә ул хәтирәләр йомгагын сүтеп җибәрде...
–Мин сезгә сугыш чоры хакында күп сөйләгәнем булды, ләкин бер вакыйганы менә хәзер генә ачып салырга җөрьәт иттем. Барысы да һаман шул кыенсынуым һәм кечкенә чагында мактанырга яратуым аркасында. Мактанчыклыгым өчен бүген дә үз-үземне тиргим. Әгәр дә шул вакытта Муса Җәлил биргән истәлекне саклаган булсам, кызы Чулпан ничек сөенгән булыр иде. Аның каршында мин үземне гаепле хис итәм. Хәзер инде яшем дә шактый, бу вакыйганы сөйләп калдырыйм әле, – дип 1941нче ел вакыйгаларына алып кереп китте безне әтиебез.
Билгеле булганча, шул елда М.Җәлил Минзәләгә политэшчеләр курсына җибәрелә. Безнең йорт Коммунистическая урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан, элек тә шунда булган. Ул училищедан ерак түгел, Минзәлә елгасы буенда – тау башында. Шул чорда тау астында хәрби өйрүнүләр уздырылган, халык тимераякта һәм чаңгыда шуарга җыелган. Хәрбиләр безнең йорт янәшәсеннән узып йөргәннәр.
– Һава торышының нинди бу луына карамастан, көнлек хәрби өйрәнүләрдә беркайчан да өзеклек булмады. Хәрби киемле кешеләр, эшкә барган кебек, көн саен безнең йорт янәшәсеннән уза иделәр, ә мин, капка баганасына сөялгән хәлдә, аларны күз белән озатып кала идем. Кышкы салкын көннәрнең берсендә, гадәттәгечә, капка төбенә чыгып бастым. Шунда узып баручы хәрбиләрдән берсе, башкалардан аерылып, безнең өйгә таба килә башлады. Карап торышка буе әллә-ни озын түгел, киң җилкәле, пөхтә итеп киенгән, мөлаем йөзле әлеге кеше миндә дә кызыксыну уятты – аңа каршы атладым. Яныма килеп баскач, исәнләште, үзенең кем икәнен әйтте һәм минем исемем, ничә яшьтә булуым белән кызыксынды. “Исемем – Ирек, миңа биш яшь” – дип җавап бирдем мин. Аның ныклы кулы ягымлы гына итеп минем башымнан сыйпады, шул мизгелдә әтиемнең кул җылысын тойган кебек булдым. Ул ни өчен минем ялгыз булуым, моңаеп басып торуым хакында сораштырды. Бу кешене беренче тапкыр гына күрүемә карамастан, аннан ниндидер җылылык сирпелә иде, аны үз әтием кебек кочаклыйсым килде. Саубуллашыр алдыннан Муса Җәлил исемле әлеге кеше миңа кызыл йолдыз сузып: “Ирек, син миңа яраткан кызым Чулпанны хәтерләттең. Ул шушы кызыл йолдыз кебек нәни бер йолдызчык. Минем Чулпаным синең кебек үк кечкенә, ул дә әтисеннән башка күңелсезләнәдер. Кайгырма, сабыем, синең әтиең Ватанны сакларга киткән. Мин дә китәчәкмен. Намуслы, гадел һәм тыйнак бул, бәлки кайчан да булса бер очрашырбыз әле. Йолдызың һәрвакыт балкып торсын!” Ул китте. Ә мин, капка төбендә басып калган килеш, озак кына шул кызыл йолдызны күзәттем. Кызыл йолдыз бүләк иткән бу әкияти көнне мин гомерлек истә калдырдым. Бөек шагыйрьнең сүзләре миндә тыныч киләчәккә ышаныч һәм өмет уты кабызды.
Шушы минем өчен кыйммәтле булган кызыл йолдыз белән мактанырга теләп, зуррак малайларга күрсәтергә булдым. Ә алар, миңа ябырылып, йолдызымны тартып алдылар. Әлеге истәлекне бирмәскә тырышып мин алар белән сугышып та карадым, акырып-бакырып еладым да, ләкин йолдыз кире минем кулга эләкмәде. Бу вакыйгага бик күп еллар узды. Җәлил биргән үгет-нәсихәткә тугры калып, мин тыйнак һәм гадел командир һәм чын кеше булып калырга тырыштым. Үз мисалымда көчсезләрне якларга өйрәндем. Кызганычка каршы, кызыл йолдызны гына саклый алмадым, – дип үкенүен белдерде әти. 2013 елда әтиебез гүр иясе булды.
Әтидән тыш, Муса Җәлилне апабыз Фаина Ганиева (Әхмәдиева) да күреп белгән. Алар училищеда күрешкәннәр. Фаина апа аның турында уңай яктан гына искә ала. Барлык кызлар да аңа гашыйк булалар. Ә Муса исә беркайчан да гаиләсе турында онытмый. Туганнарымның хатирәләрен тыңлаганда минем алда талантлы, тыйнак, гадел, кешеләр хакында кайгыртучы кеше сурәте килеп баса, баш хәрефтән язарга мөмкин булган чын Кеше портреты.
безнең белешмә
Ирек Әхмәтовны минзәләлеләр төрле оешмаларда хезмәт куйган җитәкче буларак беләләрдер. Ул армиядә вакытта Грузиянең кайнар нокталарында хезмәт итеп кайткач, тәэминат бүлегенә инспектор булып урнаша, соңрак райисполкомда – гражданнар оборонасы бүлеге начальнигы, хезмәт ресурслары буенча уполномоченный, автомобильләр хуҗалыгында, авыл хуҗалыгы идарәсендә начальник, редакциядә, райсобеста да эшләп ала, картлар интернат-йортында, ЭТУСта директор вазыйфаларын башкара, җирле совет бүлекчәсендә начальник була.
Ильмира УСМАНОВА (ӘХМӘТОВА)