Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз, әмма әле һаман аның геройларын барлап бетерә алмыйбыз (яу кырында калган сугышчыларны әйткән дә юк, аларның санын төгәл беркем белми).
Узган ел безнең илдә Советлар Союзы Герое исеменең гамәлгә кертелүенә 80 ел тулды. Әмма шунысы аяныч, районыбызда (алай гына да түгел, республикада, илебездә!) туган һәм яшәгән каһарманнарыбызның төгәл санын әле дә булса белмибез. Бәлки бу төрле чыганакларга таянып эш иткәнгә шулай килеп чыгадыр?
Әйтик, 2006 нчы елда басылган “Мензелинский край: история и современность” энциклопедиясендә районыбызда 6 Советлар Союзы Герое бар дип язылган. Күптән түгел мөхәррият хезмәткәренә тапшырылган тагын бер чыганак буенча, Минзәлә районында 5 Советлар Союзы Герое, ике Дан орденының тулы кавалеры бар диелгән. Башка чыганакларга мөрәҗәгать иткәннән соң, бишенче герой – Вәҗетдинов Гыймазетдин Вәҗетдин улының Уфа губерниясе Минзәлә өязендә тууы сәбәпле, безнең район геройлары исемлегенә кертелүе мәгълүм булды (батыр исә Мөслим районы Исәнсеф авылында туган икән).
Тагын бер очрак. Совет чорында Минзәлә районының Советлар Союзы Геройлары арасында Иске Бикчәнтәй авылында туган Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов та булган. Фотосының эленеп торуын авылдашлары әле дә хәтерли. Әмма ни сәбәпледер, бүгенге ул да исемлектә юк.
Тагын күпме каһарманнарыбызның исемнәре әлегә билгесез? Әйтүе кыен. Ләкин, иртәме-соңмы, алар барыбер тарих битләрендә урын алырлар дигән өметтә каласы килә.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА