Беренче очракта сез кадастр палатасының теләсә кайсы территориаль бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алсагыз, дистанцион рәвештә исә күчемсез милек кайда теркәлгән – шундагы учет органына гына запрос юллый аласыз. Запрос биш эш көне дәвамында каралырга тиеш. Территориянең кадастр планын әзерләү генә, искәрмә рәвешендә, 15 эш көненә кадәр сузылырга мөмкин. Күчемсез милек объектларының кадастр хакы турында белешмә бушлай бирелә, ә кадастр паспорты, кадастр выпискасы, территориянең кадастр планы рәвешендәге мәгълүматлар өчен түләү каралган. Физик затлар өчен кәгазь документлар 200дән башлап 800 сумгача, ә электрон документлар – 150 сум. Юридик затларга электрон рәвештә мәгълүмат алган өчен 300 сум, ә кәгазь документлар өчен 600дән башлап 2400 сумга чаклы түләргә кирәк булачак. Һәр запрос өчен аерым түләү кәгазе булырга тиеш. Республикабызда яшәүчеләрнең Россиянең башка регионында урнашкан күчемсез милек объектларының кадастры хакында да мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Бу – экстерриториаль принцип дип атала.
Гыйнвар аеннан тагын бер яңалык керде. Ул кадастрда күчемсез милек объекты булмау сәбәпле соратып алынучы мәгълүматларны бирү срогы озакка сузылу белән бәйле ситуациягә кагыла. Кадастр палатасы объект турындагы мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә техник инвентаризация һәм җирле үзидарә органнарыннан соратып ала. БТИдан уңай җавап килгәч, кадастр палатасы объектны учетка куя һәм гариза бирүче сораган мәгълүматны аңа бушлай җиткерә. Мәгълүмат алу өчен кабат-кабат запрос ясатырга кирәк булмаячак.
Хәзер кадастр палатасыннан җирнең кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны гына түгел, капиталь төзелеш объектларының да кадастр бәясен соратып алырга була. Узган ел ахырында әлеге мәгълүматлар дәүләт кадастрына кертелде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан һәртөрле зат әлеге мәгълүматларны кадастр белешмәсе рәвешендә бушлай соратып ала ала.
Алина КАМАРТДИНОВА,
ТР Кадастр палатасының директор урынбасары