ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм укытучылары Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен каршыларга ныклап әзерләнәләр.


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Кышкы каникул вакытында Югары Тәкермән мәктәбе укучылары директорлары Флүрә Гәрәева җитәкчелегендә Санкт-Петербургка экскурсиягә бардылар.

Роман Рубцов һәм Гөлназ Вәлиуллина өчен 2015 елның 14 феврале Гашыйклар көне буларак кына түгел, ә мәхәббәтләрен законлы теркәп, гаиләләре туган көн буларак та истә калыр. Гөлназ белән Роман бер- берсен күптән беләләр. Икесе дә педагогия көллияте студентлары булалар, ләкин ул вакытта әле алар ир белән хатын булачаклары турында уйлап та карамаганнар.

Район прокуратурасында тырыш хезмәте белән якты эз калдырган прокуратура ветераны, шәһәребезнең мактаулы гражданины Николай Андреевич Попов вафат булды.

Хуҗәмәт авылы малтабары Рамилне районда һәм Минзәлә шәһәрендә бик яхшы беләләр. Ул менә өч ел инде үзе җитештергән сөтне шәһәребезнең сигез ноктасында сату белән шөгыльләнә.

Гадәттә кышкы чорда урман­чылар ылыслы агачларның орлыкларын әзерләү белән шөгыльләнәләр.

Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полис­лары гамәлдә булса да, рай­он халкы аларны яңасына бик актив алыштыра башла­ган. “АК БАРС-Мед” Имини­ят Компаниясе”нең Минзәлә районындагы вәкиллегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә 9 меңнән артык яңа полис халыкка тапшырыл­ган.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә оешма­сы “Киртәләрсез тормыш” со­циаль проектында катнашып, 103 мең сумлык грант отты. Әлеге акчаларга компьютер һәм оргтехника, йөгерү юлы, велотренажер, кыршау, туплар, скакалка, эспандер кебек спорт җиһазлары алынды.

15 февраль – Муса Җәлил туган көн

Тормыш дәресләре күңелдә гомерлек эз калдыра. Кеше хәтере аларны йөрәге тибүдән туктаганчы хәтерли һәм буыннан-буынга әйтеп калдырырга тырыша.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз, әмма әле һаман аның геройларын барлап бетерә алмыйбыз (яу кырында калган сугышчыларны әйткән дә юк, аларның санын төгәл беркем белми).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International