УРМАНЧЫЛАР ЯЗГА ХӘЗЕРЛӘНӘ

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Гадәттә кышкы чорда урман­чылар ылыслы агачларның орлыкларын әзерләү белән шөгыльләнәләр.

Моның өчен нарат һәм чыр­шы күркәләрен җыялар, аннары аларны эшкәртәләр. Бу орлыкларны язын “Мензелялес”ның питомникларына чәчәләр, ылыслы агачларның үсентеләре алга таба урман торгызу­да файдаланыла. Хәзерге ва­кытта 6 тонна чыршы күркәсе, 7 тонна нарат күркәсе җыеп эшкәртелгән, барлыгы 138 килограмм орлык тупланган. Ылыслы агач күркәләрен ха­лыктан җыю да оештырылган, нарат күркәсенең килограммы 10 сум, чыршыныкы – 15 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International