Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар элемтә узачак

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә үткәрәчәк.  

Кайнар элемтәгә шалтыратып, милекчеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча киңәшләшә алалар:

- Бүгенге көндә җир кишәрлекләреннән файдаланмауның нинди критерийлары бар?

- Җир кишәрлекләрен үзләштерү буенча нинди чаралар үткәрергә кирәк һәм күпме вакыт дәвамында?

- Җир законнарын бозулар ничек ачыкланачак һәм нинди дә булса җаваплылык каралачакмы? 

- Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу нәрсә санала?

Шушы һәм башка сорауларга дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгечләре сәгать 10 дан 12 гә кадәр 8 (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәкләр.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International