Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары гамәлдә булса да, район халкы аларны яңасына бик актив алыштыра башлаган. “АК БАРС-Мед” Иминият Компаниясе”нең Минзәлә районындагы вәкиллегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә 9 меңнән артык яңа полис халыкка тапшырылган. Һәр кеше үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш, үзе белән паспорт, иминият таныклыгы (СНИЛС) һәм иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары булу зарур. Мөрәҗәгать итү белән, яңа полис тапшырылмый, бер ай көтәргә кирәк, ә бу вакытка вакытлыча полис бирелә. Район халкының 26 меңгә якын булуын исәпкә алсак, иминият компаниясенә эш җитәрлек әле.