ГРАНТ ОТТЫЛАР

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә оешма­сы “Киртәләрсез тормыш” со­циаль проектында катнашып, 103 мең сумлык грант отты. Әлеге акчаларга компьютер һәм оргтехника, йөгерү юлы, велотренажер, кыршау, туплар, скакалка, эспандер кебек спорт җиһазлары алынды.

Бүгенге көндә Минзәлә су­кырлар җәмгыятендә 162 кеше исәптә тора. Җәмгыять әгъзалары актив һәм кызыклы тормыш рәвешен алып бара. Атнага бер тапкыр – чәршәмбе көннәрендә, тематик кичәләр уздырыла. Мисал өчен, алдагы атналарда өлкән яшьтәге пен­сионерлар романслар конкур­сында катнаштылар. Җәмгыять әгъзалары аерым-аерым да, төркемләп тә татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды­лар. Февральдән башлап җәмг- ыять әгъзалары мавыгып физик культура белән шөгыльләнә башладылар. Интеллектуаль һәм аз хәрәкәтләнү таләп итә торган шахмат, шашка кебек уеннар белән генә чикләнеп калмыйча, күп көч, энергия таләп итә торган спорт төрләре белән дә шөгыльләнә өлкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International