Хушлашу сүзе

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Район прокуратурасында тырыш хезмәте белән якты эз калдырган прокуратура ветераны, шәһәребезнең мактаулы гражданины Николай Андреевич Попов вафат булды.

Ул үзенең тәҗрибәсе, эш сөючәнлеге, намуслылыгы һәм гаделлеге нәтиҗәсендә зур һәм җиңел булмаган тормыш юлын намус белән үтте. Чорның кырыс вакытында туып, ул шул заман кешесе җилкәсенә төшкән язмыш сынауларын бирешмичә, аларны лаеклы ерып чыкты.

Николай Попов юрист һөнәрендә кирәк булган күп нәрсәне үзлегеннән өйрәнә, башкаларга да өйрәтә. 45 еллык хезмәт стажының 30 елдан артыгын, ягъни 1969 елның мартыннан 2000 елга кадәр, ул җинаятьчелек белән көрәшкә багышлый. Казан дәүләт университетының юридик факультет бүлегенең дүртенче курсында читтән торып укыганда, 1969 елның мартыннан, Минзәлә районында прокуратура стажеры, соңрак прокурор ярдәмчесе булып эшли башлый. 1978 елда хезмәт стажын, оештыру сәләтен, ихтыярый һәм әхлакый сыйфатларын исәпкә алып, ул Минзәлә районы прокуроры итеп билгеләнә. Принципиальлеге, намуслылыгы, тәҗрибәсе, белеме һәм хезмәт яратуы нәтиҗәсендә Николай Андреевич әлеге вазыйфасында 10 елдан артык хезмәт куя. Ул үз вакытын кызганмыйча, закон бозучылар белән килешмәүчәнлек күрсәтеп, хокук саклау һәм закон эшчәнлегенә саллы өлеш кертә. 1988 елның ноябрендә Николай Попов, конституцион срогының вакыты чыгу сәбәпле, прокурор вазыйфасыннан азат ителә һәм прокурорның өлкән ярдәмчесе булып эшли башлый.

Николай Андреевич эшләү дәверендә зур авторитет һәм тирән хөрмәт казана. Отставкада вакытта да ул хезмәттәшләре белән элемтәне өзми, туплаган тәҗрибәсен прокуратурада эшләүче яшь белгечләр белән бик теләп уртаклаша. Күпьеллык тырыш хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Николай Попов СССР прокуратурасы һәм Татарстан прокуратурасы җитәкчелеге тарафыннан күп тапкырлар хуплау таба. “Татарстан республикасының атказанган юристы” мактау билгесе, “Россия прокуратурасына 290 ел” медале белән бүләкләнә. Узган ел РФ Генераль прокуроры приказы нигезендә Николай Андреевичка “Прокуратура ветераны” медале бирелә.

А.Ф.Салахов, И.Т.Шагалиев, Ф.З.Вәгыйзов, Д.Г.Галиев, Е.Ф.Сысоева, Ф.Э.Хафизов, Ф.Б.Григорьева, А.А.Жбанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International