Роман Рубцов һәм Гөлназ Вәлиуллина өчен 2015 елның 14 феврале Гашыйклар көне буларак кына түгел, ә мәхәббәтләрен законлы теркәп, гаиләләре туган көн буларак та истә калыр. Гөлназ белән Роман бер- берсен күптән беләләр. Икесе дә педагогия көллияте студентлары булалар, ләкин ул вакытта әле алар ир белән хатын булачаклары турында уйлап та карамаганнар.
Гөлназ Вәлиуллина:
– 2010 елның 14 февралендә безнең дусларча мөнәсәбәтебез гашыйклар мөнәсәбәтенә әверелде. Нәкъ шул вакытта якыннан аралаша башладык: бертуктаусыз СМСлар язышу, телефоннан сөйләшү, кичләрне бергә уздыру... Боларның барысы да бик тә романтик иде. Рома Гашыйклар көненә чаклы ук минем арттан йөри башлаган иде, ләкин мин аңа бик игътибар итмәдем. Бәлки бу аның өчен минем тарафтан сынау срогы да булып торгандыр. Ләкин ул үзен чын ирләрчә тотты, үзенең уңай эш-гамәлләре белән минем игътибарны җәлеп итте, ә соңыннан исә мәхәббәтемне дә!
2014 елда Гөлназ белән Роман никах укыталар. Ә туйларын алар кыш көне уздырырга ниятлиләр. Озак та уйламыйча, туй көне итеп, Гашыйклар көнен билгелиләр. Әлеге гашыйк парлар Изге Вәли аларның мәхәббәтләрен тагын да ныклы, ә гаиләләрен мәңгелек итәр дип ышана.
Роман Рубцов:
– Бу – бер күрүдә гашыйк булу иде. Гөлназны беренче тапкыр күрү белән үк, аның бердәнбер һәм чын мәхәббәтем булуын аңладым.
Гадәттә яңа өйләнешкән парлар әлеге романтик бәйрәмне бергәләп өйләрендә уздыралар. Изге Вәли көне үз мә- хәббәтеңне, яратуыңны белдерү өчен өстәмә сәбәп булып тора һәм ярату сүзләрен, гадәттә, икәүдән-икәү калганда гына әйтәләр. 14 февраль көнне туйларын уздыргач, сәяхәткә чыгып киттеләр.